Агния Александр кызы Кузнецоварус совет балалар язучысы.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Тәхәллүс Агния Кузнецова[1]
Туу датасы 12 (25) февраль 1911
Туу урыны Иркутск, Россия империясе
Үлем датасы 12 ноябрь 1996(1996-11-12) (85 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Троекуров зираты[d]
Ире яки хатыны Георгий Мокеевич Марков[d]
Балалар Екатерина Георгиевна Маркова[d]
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре язучы, балалар язучысы
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Әгъзалык СССР язучылар берлеге
Жанр повесть[d]
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

1911 елның 12 (25 февраль) февралендә Иркутскида ак офицер Кузнецов Александр Николай улы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне һәм А. А. Жданов исемендәге Ленинград университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Иркутск радиокомитетында, Ленинградта һәм Новосибирскида яшьләр һәм балалар газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1943-1946 елларда РСФСР Язучылар берлегенең Иркутск бүлекчәсендә җаваплы сәркатип була. 1956 елдан Мәскәүдә яшәгән.

1996 елның 12 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Троекуров зиратында, ире, язучы Георгий Марков янында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

- ире — язучы Георгий Марков(1911-1991).

- кызы — язучы Ольга Маркова. Ольга Марковның балалары — журналист Марина Маркова (1960), Ксения Маркова (1973).

- кызы — артист Екатерина Маркова. Екатерина Марковның балалары — тарихчы Филипп Тараторкин, артист Анна Тараторкина.

Иҗаты үзгәртү

Беренче хикәяләр китабы 1932 елда Новосибирскида чыга.

Әсәрләре «Новая Сибирь» альманахында, «Роман-газета», «Юность» һәм башка матбугат басмаларында басылып чыга. Бөтен иҗади эшмәкәрлеге дәвамында балалар турында, балалар һәм үсмерләр өчен яза. Очерклар, повестьлар һәм хикәяләр авторы.

Кузнецова иҗатының югары ноктасы — «Земной поклон» повесте, педагог хезмәтен данлауга һәм идеаль укытучы образын тудыруга багышланган[2]

Пушкин темасы белән шөгыльләнә, «Моя мадонна» китабы Наталья Гончарова һәм Пушкинның балалары турында повестларны берләштерә.

Әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- Н. К. Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе. (1977) —«Земной поклон» повесте өчен,

- Халыклар Дуслыгы ордены (1984)[3]

Сайланма библиография үзгәртү

  • В Чулымской тайге. — Иркутск, 1939
  • Чёртова дюжина. — Иркутск, 1946
  • Твой дом. — Новосибирск, 1951
  • Жизнь зовёт. — Красноярск, 1958
  • Честное комсомольское. — М., 1959
  • Свет-трава. — М., 1967
  • Мы из Коршуна. — М., 1970
  • Ночевала тучка золотая… — М., 1971
  • Много на земле дорог. — М., 1972
  • Земной поклон. — впервые в журнале «Октябрь», 1976
  • Под бурями судьбы жестокой. — Пермь, 1979
  • Достоинство: Повести. — М.: Мол. гвардия, 1980. — 446 с. — 200000 экз.
  • Собрание сочинений: В 3-х томах. — М.: Дет. литература, 1982—1984. — 543+447+718 с. — 100000 экз.

Хәтер үзгәртү

  • Иркутскида Агния Кузнецова яшәгән йортка, аның истәлегенә мемориаль тактаташ куелган[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://feb-web.ru/feb/masanov/man/06/man10463.htm
  2. Русские детские писатели XX века. — С. 247.
  3. Агния Кузнецова 2013 елның 14 май көнендә архивланган. на сайте Писатели Приангарья — детям
  4. В Иркутске установят мемориальные доски сибирским писателям Георгию Маркову и Агнии Кузнецовой. әлеге чыганактан 2017-03-24 архивланды. 2017-03-23 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Абрамович А. Ф. А. А. Кузнецова: Биогр. очерк // Литературная Сибирь. — Иркутск: Вост.-Сиб. кн. изд-во, 1971. — С. 190—193. — 336 с. — 5000 экз.
  • Писатели Восточной Сибири: Биобиблиографический указатель. — Иркутск: Вост.-Сиб. кн. изд-во, 1973. — С. 133—134. — 332 с. — 5000 экз.
  • Разумневич В. А. Проводы в совершеннолетие: Очерк творчества А. Кузнецовой. — М., 1974.
  • Розова И. А. Кузнецова Агния // Русские детские писатели XX века: Биобиблиографический словарь. — М.: Флинта; Наука, 1997. — С. 247—248. — ISBN 5-02-011304-2.

Сылтамалар үзгәртү