Мөнир Агишев

(Агишев Мунир Хасьянович битеннән юнәлтелде)

Мөнир Агишев (Мөнир Хәсән улы Агишев, 14 апрель 1932(1932-04-14), Биги, СССР3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь), Казан, Россия) — архитектор, укытучы, доцент (1973).

Мөнир Агишев
Туган 14 апрель 1932(1932-04-14)
Биги, СССР
Үлгән 3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь)
Казан, Россия
Әлма-матер Азәрбайҗан техника университеты[d]
Һөнәре мигъмар

Азәрбайҗан политехника институтын тәмәмлагачтын (1956) Горьки өлкәсенең Дзержинск шәһәренә җибәрелә. 1957 елдан Казанда: 1960-1962 елларда ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгының баш архитекторы; 1962-1971 елларда «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы. 1971-1990 елларда Казан шәһәренең баш архитекторы; бер үк вакытта (1966-1980) Казан төзүче-мөһәндисләр институтында архитектори планлаштыру кафедрасы укытучысы.

Агишев проектлары нигезендә Юдин бистәсендәге торак квартал (1959-1962), ЮУЙара хисаплау үзәге (1961), Спорт сарае бинасы (1966), Шәһәр яны вокзалы бинасы (1967, В. Фёдоров һәм В. Логинов белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Осия Берим һәм М. Хәйруллин белән берлектә), Галиәсгар Камал ис. ТДАТ бинасы (1981, Г. Горлышков һәм Н. Точилин белән берлектә),[1] Кызыл Байрак авылындагы мәчет (1994, Т. Агишев белән берлектә) һәм башка объектлар төзелә.

Хәтер үзгәртү

2015 елның 25 маенда Чабакса бистәсәндәге урамга исеме бирелә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү