Ави Вигдерзон (ивр. ‏אבי ויגדרזון‏‎),(1956 елның 9 сентябрендә, Хайфада туган) - Израиль математигы, дискрет математикасы һәм компьютер фәннәре өлкәсендә белгеч, халыкара премияләр, шул исәптән Абель премиясе (2021) лауреаты.

Биографиясе үзгәртү

Ави Вигдерзон 1956 елда туган. 1980 елда Технионны тәмамлаган һәм АКШ-ына Принстон Университетына юнәлгән, анда ул 1983 елда Ричард Липтон җитәкчелегендә исәпләү катлаулыгы өлкәсендә эше өчен Ph D дәрәҗәсенә ия булган. Берникадәр вакыт Берклида Калифорния Университетында, Сан-Хоседа IBM Almaden Research Center-да һәм Математика Фәннәре Өйрәнү Институтында эшләп, 1986 елда ул Иерусалимда Еврей Университетында эшли башлаган.
1999 елда Ави Вигдерзон АКШ-ында Перспектив Өйрәнүләр Институтында урын алган һәм 2003 елда Перспектив Өйрәнүләр Институтында даими эшләр өчен Еврей Университетыннан эштән күчкән.

Бүләкләр үзгәртү

1994 — Неванлинна премиясе
2008 — Гиббс лекциясе
2009 — Гёдель премиясе
2018 — ACM Fellow
2019 — Кнут премиясе
2021 — Абель премиясе

Академияләрдә әгъзалыгы үзгәртү

АКШ Милли Фәннәр Академиясе (2013)

Сылтамалар үзгәртү