Абдул-Кәрим Җамалетдинов

кырымтатар лингвисты, педагог, тәрҗемәче

Абдул-Кәрим Җамалетдинов (кырымтат. Abdul-Kerim Cemaledinov; 1893, Карасубазар, Таврия губернасы1938 елның 17 апреле, Акмәсҗит) — кырымтатар лингвисты, педагог, тәрҗемәче. Кайбер мәктәп дәреслекләренең авторы, мөхәррире һәм тәрҗемәчесе. Сталин репрессияләре вакытында атып үтерелә. 1958 елда аклана.

Абдул-Кәрим Җамалетдинов
Туган 1893
Карасубазар, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 17 апрель 1938(1938-04-17)
Акмәсҗит, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе расстрел[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре телбелгеч, укытучы, тәрҗемәче

Тормыш юлы үзгәртү

Абдул-Кәрим Җамалетдинов 1893 елда Карасубазарда рухани гаиләсендә туа[1].

Карасубазар яңа методлы мәктәб-рушдияне тәмамлый. 1908 елда Бәкер Чобан-задә белән Карасубазар мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Төркиягә укырга җибәрелә.

Кырымга кайткач, мәктәп укытучысы булып эшли. Акмәсҗит мәктәбе-рушдиясе директоры була (1917—1918)[2]. 1922 елдан 1927 елга кадәр — Акмәсҗиттәге 1 нче дәрәҗә мәктәп директоры. 1927 елда башка Акмәсҗит уку йорты — 2 нче дәрәҗә тәҗрибә-күрсәтү мәктәбе директоры була, ул биш ел дәвамында җитәкчелек итә. 1928—1930 елларда — «Козьайдын» журналының редколлегия әгъзасы.

1932—1934 елларда Кырым педагогия институтының укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1934 елдан 1936 елга кадәр — Кырым Дәүләт нәшрияты редакторы. 1934 елда А. И. Ильясовның кырымтатар һәм рус мәктәпләре дәреслеген эшкәртә һәм тулыландыра[3].

Кырымтатар теленең латин алфавитына күчүе өчен чыгыш ясый[1].

Сталин репрессияләре вакытында 1937 елның 28 апрелендә кулга алына. Суд барышында үзен гаепле дип танымаган. 1938 елның 17 апрелендә Акмәсҗиттә ССРБ Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясендә иң югары җәзага хөкем ителә. Җамалетдиновны шул ук көнне атып үтерәләр. 1958 елның 31 мартында аклана[1].

Әдәбият үзгәртү

  • Краткий обзор лексикографических, фонетических и морфологических проблем литературного языка // Еньи дунья. 1934. 26, 27 авг.
  • Урсу Д. П. Деятели крымскотатарской культуры (1921—1944 гг.), с. 112—113

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Люди и судьбы. Биобиблиографический словарь востоковедов — жертв политического террора в советский период (1917—1991). — С.-Пб.: Петербургское Востоковедение. Я. В. Васильков, М. Ю. Сорокина. 2003
  2. Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар. Том III. г. Симферополь. — Белгород: «КОНСТАНТА», 2018. — с. 144. — 392 с.
  3. QARASUVBAZAR: Абдулькерим Джемалединов (2012-10-11).