Абдрахман Сәлихов

 Абдрахман Сәлихов (1791—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 елларда Рус армиясенең чит илгә походларында катнашучы.

Абдрахман Сәлихов
Туган 1791 ел
Ырымбур губернасы, Бүләкәй-Көдәй районы, Шиде авылы
Үлгән билгесез
билгесез

Биографиясе үзгәртү

Абдрахман Сәлихов (Абдрахман Салих улы Әсәнов) Ырынбур губернасы Бүләкәй-Көдәй районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Нуриман районы) Шиде авылында яшәгән [1].

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, ул 1814 елның ахырына кадәр 11 нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы алышларда катнаша. 11 нче Башкорт атлы полкы башлыча 8-че кантон башкортларынан оештырыла һәм 1812 елның 5 октябрдә Түбән Новгородка бара. Ул Украинага генерал-лейтенант граф П. А. Толстойның ополчение корпусы составына җибәрелә. Рус армиясенең чит илгә походлары барышында, 1813 елның маенда полк Пенза ополчениесе белән бергә Варшава герцоглыгына килә һәм Польша армиясе составына кертелә. 21 сентябрдә Богемия армиясының кавалерия генералы граф М. И. Платов корпусы составына күчерелә, октябрь-ноябрьдә Платов корпусы составында Саксониядә, Баварияда, Франциядә, шул исәптән 4 һәм 6 октябрдә Лейпциг янындагы хәрби алышларда катнаша. 1814 елның 1 гыйнварыннан Гамбургны блокадалаудан һәм штурмлауда катнаша[2]. 1814 елның 19 мартында союздаш гаскәрләре составында 11 нче Башкорт атлы полкы Парижга керә.

Бүләкләре үзгәртү

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медаль кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медаль кавалеры

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гатиятуллин З. Г. {{{башлык}}} // Ватандаш : журнал. — № 1. — ISSN 1683-3554.
  2. Рахимов Р. Н., 2012

Әдәбият үзгәртү

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.