Галәм

гадәттә бар булган һәрнәрсәне — матдә һәм энергия, планеталар, йолдызлар, галактикалар һәм галактикаара бушлыкның барлык эчтәлеген үзенә
(Ğaläm битеннән юнәлтелде)

Галәм гадәттә бар булган һәрнәрсәне - матдә һәм энергия, планеталар, йолдызлар, галактикалар һәм галактикаара бушлыкның барлык эчтәлеген үзенә ала.[5][6] Билгеләмәләр һәм кулланылыш күп һәм төрле, охшаш терминнар арасында космос, дөнья һәм табигать. Галәмнең зур ераклыктан күренүче борыңгы үсеш күрсәткечләренең фәнни күзәтүләр аның фәзасының зур өлешенең үзгәрмәгән физика кануннары һәм константалары белән билгеләнгәнлегенә ишарә ясый. Кайбер физика фәне белгечләре галәмебез бар булган төрле күп галәмнәрдән торган күпгаләм булуы ихтималлыгын алга сөрә.[7][8]

Галәм
Сурәт
Исемне бирүче Филипп фон Цезен[d][1]
Башлану вакыты 913099 тысячелетие до н. э.[2]
Кайда өйрәнелә космология[d][3][4] һәм Галәмнең тарихы
Диаметры 8,8E+23 km
Пиктограмма
Эченә керми параллель галәм[d]
Моның каршысы антигаләм[d]
 Галәм Викиҗыентыкта
Галәмне төзегән элементар кисәкчекләр. Матдәнең зур өлеше алты лептон белән алты кварк берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән, атом төшендә булган протон һәм нейтроннар - кварклар, ә электрон - лептон.

Күләме, яше, эчтәлеге, төзелеше, һәм кануннары үзгәртү

Галәм бик киң һәм бәлки күләме буенча чикләнмәгәнлеге ихтималы бар. Җир йөзеннән күренгән галәм өлешенең - радиусы якынча 46 миллиард яктылык елы булган сфера,[9]. Каршырлаштыру өчен, гадәти галактиканың диаметры 30 000 яктылык елы гына, һәм ике күрше галактика арасында гадәти ераклык 3 миллион яктылык елы гына.[10] Мәсъәлән, безнең Киек каз юлы галактикабызның диаметры якынча 100 000 яктылык елына тиң,[11] һәм безнең иң якын кардәш галактика, Андромеда галактикасы, якынча 2,5 миллион яктылык елы ераклыгында урнаша.[12] Күзәтелгән галәмдә галактикалар саны 100 миллиардтан (1011) күбрәк булуы ихтимал.[13] Гадәти галактикалар йолдызлар саны ун миллион (107) тирәсе кәрләләрдән [14] алып бер триллионга [15] (1012) кадәр йолдыз булган гигантларга кадәр зур була алалар. Бар бу йолдызлар галактиканың авырлык мәркәзе тирәсендә әйләнеп торa. 2010 елда астрономлар үткәргән тикшеренү күзәтелгән галәмдә якынча 300 секстиллион (3×1023) йолдыз барлыгы юравы белән нәтиҗәләнде.[16]

 
Күбесенчә яшерен энергия һәм яшерен матдәдән төзелгән дип саналган галәмнең икеседә әлегә яхшы өйрәнелмәгән.

Галәмнең хәзерге замандагы тулаем тыгызлыгы бик түбән, якынча 9,9 × 10−30 грам/см3. Бу масса-энергия 73%ка яшерен энергия, 23%ка салкын яшерен матдә һәм 4% гади матдәдән тора дип күзәтелә. Башкача әйткәндә, атомнарның тыгызлыгына карасак - һәр 4 м3ка бер су тудыргыч атомы туры килә.[17] Яшерен энергия һәм матдә сыйфатлары күбесенчә билгесез. Яшерен матдәнең гравитацион сыйфатлары гади матдәнең кебек үк, һәм ул галәмнең киңәюен әкренләтеп тора; яшерен энергия, киресенчә, галәмнең киңәюен тизләтеп тора.

Астрономия моделләре үзгәртү

 
Аристархның Милади тәкъвимгә кадәргә 3нче гасырдагы Кояш, Җир һәм Айның чагыштырмача исәпләүләре - Милади 10 гасыр грек күчермәсе


Эйнштейның кыp тигезләмәләрен чишү үзгәртү

Әйләнә торган галактикалар арасындагы ераклык вакыт үтүе белән үсеп барса, гравитация көчләренең тәэсире нәтиҗәсендә галактика эчендәге йолдызлар арасындагы ераклык якынча үзгәрешсез кала.

 
Вакыт-фәзаның барлыкка килүе һәм эчендә бар булган һәрнәрсәнең үсешенең иң таралган моделе.

Зур шартлау моделе үзгәртү

 
Галәм эчендә күзәтелгән җиңел атом ядрәләренең чагыштырмача муллыгы өчен җаваплы төп ядрә реакцияләре.

Кайбер эксперименталь күзәтүләр фәзаның киңәюен ядрә һәм атом физикасы вәзгыятьләре белән аңлатыла. Шулай да, физика өлкәсендәге билгеле белем әлегә барлык күзәтелгән вәзгыятьләрне аңлата алмый.

Күпгаләм теориясе үзгәртү

 
"Куык галәмнәр теориясының" фәза-вакыт континуумы белән бүленгән җиде күпгаләмнең сүрәтләнүе. Һәрберсендә аерым физика кануннары, физика константалары, шулай да бәлкем үлчәнешләр саны һәм топологияләре төрле булуы ихтимал.

Кайбер спекулятив теориялар буенча, галәмебез бердән-бер фәза түгел, ләкин бергә күпгаләм дип аталган бер-берсеннән бәйсез галәмнәрнең берлеге. Бу караш галәмнең нәрсә икәнен киңрәк билгеләнүен зарур кыла.[18] Фәнни күпгаләм теорияләре альтернатив аң торышлары һәм симуляцияләнгән чынбарлык концепцияләрдән аерылып торса да, зуррак галәм теориясен яңа дип атап булмый; мәсъәлән, Париж шәһәренең Этиен Темпиер атакае 1277 елда Ходай Тәгалә теләсә кадәр күп санлы галәмнәр тудыра алуын белдерүе шул заманнарда француз дин белгечләре алып барган тирән дискуссияләрнең билгеле бер мизгеле.[19]


Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://kulturkirchen.org/texte/dictionary/Dichter/Philipp%20von%20Zesen
  2. Pearson T. J., A. Liddle, D. Scott et al. Planck 2013 results. I. Overview of products and scientific results // Astron. Astrophys. / T. ForveilleEDP Sciences, 2014. — ISSN 0004-6361; 0365-0138; 1432-0746; 1286-4846doi:10.1051/0004-6361/201321529arXiv:1303.5062
  3. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. spektrum.de // Spektrum.de
  5. The American Heritage Dictionary of the English Language (4th ed.). Houghton Mifflin Harcourt Publishing Company. 2010. http://www.yourdictionary.com/universe. 
  6. Cambridge Advanced Learner's Dictionary. http://dictionary.cambridge.org/dictionary/british/universe. 
  7. multiverse 2011 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.. Astronomy.pomona.edu. Retrieved on 2011-11-28.
  8. Palmer, Jason. (2011-08-03) BBC News – 'Multiverse' theory suggested by microwave background. Retrieved on 2011-11-28.
  9. Lineweaver, Charles; Tamara M. Davis (2005). Misconceptions about the Big Bang. Scientific American. 2007-03-05 тикшерелгән.
  10. Rindler (1977), p.196.
  11. Christian, Eric. How large is the Milky Way?. 2007-11-28 тикшерелгән.
  12. I. Ribas, C. Jordi, F. Vilardell, E.L. Fitzpatrick, R.W. Hilditch, F. Edward (2005). «First Determination of the Distance and Fundamental Properties of an Eclipsing Binary in the Andromeda Galaxy». Astrophysical Journal 635 (1): L37–L40. DOI:10.1086/499161.
    McConnachie, A. W.; Irwin, M. J.; Ferguson, A. M. N.; Ibata, R. A.; Lewis, G. F.; Tanvir, N. (2005). «Distances and metallicities for 17 Local Group galaxies». Monthly Notices of the Royal Astronomical Society 356 (4): 979–997. DOI:10.1111/j.1365-2966.2004.08514.x.
  13. Mackie, Glen (February 1, 2002). To see the Universe in a Grain of Taranaki Sand. Swinburne University. 2006-12-20 тикшерелгән.
  14. Unveiling the Secret of a Virgo Dwarf Galaxy. ESO (2000-05-03). әлеге чыганактан 2012-07-29 архивланды. 2007-01-03 тикшерелгән.
  15. Hubble's Largest Galaxy Portrait Offers a New High-Definition View. NASA (2006-02-28). 2007-01-03 тикшерелгән.
  16. Vergano, Dan. Universe holds billions more stars than previously thought, USA Today (1 December 2010). 14 декабрь 2010 тикшерелде.
  17. Hinshaw, Gary (February 10, 2006). What is the Universe Made Of?. NASA WMAP. 2007-01-04 тикшерелгән.
  18. Munitz MK (1959). «One Universe or Many?». Journal of the History of Ideas 12 (2): 231–255. DOI:10.2307/2707516.
  19. Misner, Thorne and Wheeler (1973), p.753.

Чыганаклар үзгәртү

Видеолар үзгәртү