Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы

Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы – Татарстан Республикасының Алексеевск районында ел саен узучы халыкара яшьләр чарасы.

Җәйге кампанияда 6 форум үткәрелә[1]:

1.Soft skills biler forum

2. Arts biler forum

3. Selet biler forum

4. IT biler forum

5. Media biler forum

Форум эшчелегендә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан . Рәсәйнең 45 регионыгнан якын hәм ерак чит илдән 15 мең сәләтле балалар, яшьлэр , шулай ук чакырылган кунаклар катнаша.

Soft skills Biler forum үзгәртү

Soft skillsһөнәри нәтиҗәлекне һәм формалашуны тәэмин итүче күнекмәләр. Турыдан-туры конкрет предмет өлкәсе белән бәйле булмаган, әмма уңышка ирешер өчен төп булган күнекмәләр. Командада нәтиҗәле эшләү, шәхси нәтиҗәлек, тәнкыйди фикерләү күнекмәләре.

Форум программасы күз алдында төрле форматтагы белем бирү чараларын – профиль лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларын тота.

Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган[2].

Arts Biler forum үзгәртү

Arts Biler forum –  катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программасында күрсәтә алу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук, сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.

Форумныңтөп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала.[3]

Selet Biler forum үзгәртү

Selet Biler forum - Сәләтнең традицион фестиваль-форумы, төп катнашучылары - Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр.

Быел сменаны гамәлгә ашыру мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү – дуаль белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү, онлайн-белем алу, инструментлар өчен үсеш белән бәйле.[4]

IT Biler forum үзгәртү

IT Biler forum - катнашучыларга мәгълүмәти технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөhим роль уйнаганын аңлатучы форум.

Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.[5]

Leaders Biler forum үзгәртү

Leaders Biler forum - лидерлык сыйфатларны, проект һәм команда эше кунекмэлэрен үстерүгә багышланган.

Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес.[6]

МШТ Biler forum үзгәртү

МШТ Biler forum - Татарстан яшьләре өчен «киләчәк шәһәре» булдыру, лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм  төркемдә эшләү осталыгын үстерүгә багышланган смена.[7]

Әлеге смена Сәләтлеләр Университеты белән берлектә оештырыла һәм 6 иң мөһим өлкәдә – фән, сәнгать, эшмәкәрлек, иҗтимагый иҗат, спорт һәм техникада шәхси үсеш алырга, камилләшергә теләгән 1200дән күбрәк сәләтле баланы һәм яшьләрне берләштерәчәк.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү