"Ойленшпигель" мәҗмугасы
"Ойленшпигель" (алман. Eulenspiegel) – Алмания башкаласы Берлин шәһәрендә "Ойленшпигель" җаваплылыгы чикле җәмгыяте (алманча Eulenspiegel GmbH) тарафыннан хәзерге вакытта айга бер мәртәбә чыгарыла торган юмор һәм сатира мәҗмугасы. Тиражы – 110 мең данә.
"Ойленшпигель" мәҗмугасы | |
Нигезләнү датасы | май 1954 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Атама | Eulenspiegel[1] |
Төп тема | сатира[d] |
Чыгыш иле |
![]() |
Әсәр яки аның атамасы теле | алман теле[1] |
Рәсми веб-сайт | satiremagazin.de(алм.) |
Ойленшпигель | |
алман. Eulenspiegel | |
| |
Нигезләнде |
1954 |
---|---|
Тел | |
Төп офис | |
Тиражы |
110 000 |
ISSN | |
| |
Веб-сайт: http://www.satiremagazin.de/ |
ТарихыҮзгәртү
1954-1989 еллардаҮзгәртү
Мәҗмуганың элгәре – 1946 елның 15 апреленнән башлап совет матбугат лицензиясе белән нәшер ителгән "Саф җил" (алманча – Frischer Wind) матбугат сәхифәсе. 1954 елның 1 маенда ул, бүгенге исем астында мәҗмуга буларак бастырыла башлады. Шул ук вакытта 1950 елдан башлап чыгарылучы һәм сугыштан соңгы елларда бик популяр булган бәйсез "Уленшпигель" (алман эпик герое исеме буенча) мәҗмугасы тыелды, аның хезмәткәрләренә каршы эзәрлекләү чаралары үткәрелде.
Мәҗмуга 1972 елга кадәр "Ойленшпигель" дәүләт матбагасы (алманча Eulenspiegel-Verlag) атнага бер мәртәбә бастырылып килде, шуннан соң матбага мөстәкыйль оешма булып китте. "Ойленшпигель" Алмания Демократик Республикасында (АДР) бердәнбер юмор һәм сатира мәҗмугасы булды. Еш кына аңа язылырга теләүчеләр саны бастырып чыгару мөмкинлекләреннән артып та китә иде. Сыйфатлы кәгазь җитмәү сәбәпле, аның тиражы беркайчан да 500 мең данәдән артык булмады. Шуңа да карамастан, Советлар Берлегенең эре шәһәрләрендә һәм этник алманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәҗмуга ирекле рәвештә сатылып килде һәм аңа язылу да чикләнми иде.
1989 елдан соңҮзгәртү
Алмания кабат берләшкәннән соң, "Ойленшпигель" җаваплылыгы чикле җәмгыяте мәҗмуганы бастыру эшен үз кулына алды. Ләкин икътисадый сәбәпләр аркасында 1991 елның августыннан (мәҗмуганың шул елдан чыккан 29 нчы саныннан) башлап ул айга бер мәртәбә генә бастырыла. Тиражы да нык кимеде. Мәҗмуганың АДР чорында эшләп килгән хуҗалары, мөхәррирләре һәм даими авторларының һәм хезмәткәрләренең кайсыберсе эштән азат ителде.
Мәҗмуганың бүгенге мөхәррире – Матиас Ведель (Mathias Wedel).
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 The ISSN portal — Paris: ISSN International Centre, 2005. — ISSN 0423-5975