Unity (эш өстәле тирәлеге)

Unity — Canonical ширкәте тарафыннан Ubuntu операцион системасының GNOME эш өстәле өчен ирекле тышчасы.

Unity
Логотип
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Ubuntu һәм порт[d]
Чыгару датасы 8 июнь 2010[1]
Эшләүче UBports[d]
Операцион систим Ubuntu
GUI фреймворгы GTK[d]
Программалау теле C++, Vala[d] һәм QML[d]
Чыганак кодның саклану урыны code.launchpad.net/unity һәм repo.ubports.com
Юрама 7.6 (30 июнь 2022)[2]
Рәсми веб-сайт unityd.org(ингл.)
Лицензия LGPL-3.0[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Unity Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

10.10 юрамасыннан башлап Unity Ubuntu Netbook Edition өчен төп тышча буларак кулланыла башлый. Аның ярдәмендә нетбукларның кечкенә экраннарын тагын да кулайрак кулланырга ярдәм итә, шулай ук, мәсәлән, ачылган программалар арасында күчеш ясау өчен вертикаль панель[3].

Хәзерге вакытта тәрәз менеджеры буларак Mutter куллана, ләкин шулай да Ubuntu 11.04 юрамасына аны Compiz белән алмаштырырга уйлыйлар. Шуның белән беррәттән Ubuntu 11.04 юрамасыннан башлап, Canonical компаниясе төп тышча булып саналган GNOME'ны Unity'га алмаштырырга планлаштыра, моның сәбәбе GNOME уйлап табучылары белән чыккан кайбер каршылыклар. Шуңа да карамастан барлык кушымталар әлегә GNOME'нан алыначак[4].

«Unity is a desktop shell for GNOME. This is not the same as a totally new desktop environment. A desktop shell is the interface that you use. Unity will still use the same GNOME apps and libraries that the current desktop does. GNOME shell is an example of another shell for GNOME.»
What is «Ubuntu Unity»? на http://askubuntu.com/(ингл.)

Марк Шаттлворт сүзләренә караганда, Canonical киләчәктә Unityны X Window System тәрәзә системасыннан Waylandкка күчерергә планлаштыру турында да әйтә. Ул шулай ук, X өчен уйлап табылган барлык кушымталарның да бу яңа системада эшләвен һәм яңа системага күчкән вакытта GNOME һәм KDE уйлап табучыларына да ярдәм итәчәген әйтеп үтте[5].

Интерфейсның төп элементлары үзгәртү

Ачу менеджеры
Эш өстәленә ачылган барлык программаларны төркемнәргә бүлә. GNOME төп сайлагын алмаштыра (Кушымта/Күчеш/Система), кулланучылар тарафыннан ясалучы «Сайланган» төркемен тәэмин итә.
Глобаль сайлак
Кушымта сайлагының башлыгын һәм юлын төп тәрәзәдә түгел, ә өстәге панельдә урнаштыра.
 
Тулысынча ачылган башлык
«Home» төймәсе
Кушымталар һәм файллар бүлеген ача.
Dash
Һәрбер кушымта турында тулырак мәгълүмат күрсәтә, шулай ук гади файл менеджеры да бар.
Maximus
Барлык тәрәзәләрне тулысынча ачып куя.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү