The Elder Scrolls II: Daggerfall

The Elder Scrolls II: Daggerfall (шулай ук The Elder Scrolls Chapter II: Daggerfall буларак билгеле) — MS-DOS өчен action RPG жанрындагы санак уены, Bethesda Softworks тарафыннан эшләнгән һәм 1996 елда чыгарылган. Ул The Elder Scrolls: Arena уенның дәвамы һәм The Elder Scrolls сериясенең икенче өлеше булып тора. 2009 елдан уен freeware разрядына күчерелә һәм төзүче сайтыннан йөкләп алу өчен ачык[1].

The Elder Scrolls II: Daggerfall
Уйлап табучы:

Bethesda Softworks

Чыгаручы:

Bethesda Softworks

Чыгу көне:

АКШ байрагы 31 август 1996

Платформа:

MS-DOS

Идарә итү:

төймәсар, тычкан

Daggerfallачык дөньялы санак рольле уен. Аның вакыйгалары уйлап чыгарылган Тамриэль материгындагы Илиак култыгы ярларында бара. Исемсез төп герой императорның яшерен агенты сыйфатында төрле шәһәрләргә һәм дәүләтләргә (шул исәптән Даггерфолл шәһәренә) бара. Daggerfall уенчыга яңа урыннар һәм биремнәр табып, уен дөньясы буенча ирекле сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Brandon Boyer (2009-07-09). Abandon all ware: Bethesda release Elder Scrolls II as free download. Offworld.boingboing.net. әлеге чыганактан 2012-06-02 архивланды. 2011-09-05 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү