Терминология
Терминология — терминнарны һәм аларның кулланылышын өйрәнүче фән. Шул ук вакытта, кешеләрнең берәр эшчәнлек тармагындагы барлык терминнарның берлеген дә терминология термины белән билгелиләр (мәсъәлән, сәяси терминология — сәясәт өлкәсендәге барлык терминнарның берлеге).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Терминология | |
Кайда өйрәнелә | терминология[d] |
---|
Башка әйберләр арасында, терминология фәне терминнарның барлыкка килүләрен һәм берәр мәдәният эчендә аларның бер-берсе белән барлыкка килгән элемтә/мөнәссәбәтләрен өйрәнә. Сүзләрне һәм аларның мәгънәләрен өйрәнүче лексикологиядән аермалы буларак, терминология төшенчәләрне, концептуаль системаларны һәм аларны билгеләүче тамгаларны (терминнарны) өйрәнә.
Фәнни эшчәнлек үзгәртү
Терминология фәненең эшчәнлеге гадәттә астагы аспектлардан тора:
- эшчәнлек тармагында кулланылган төшенчәләрне һәм концептуаль структураларны анализлау
- төшенчәләр белән бәйле терминнарны билгеләү
- ике яки күптелле терминология очракларында, төрле телләрдәге терминнар арасында бәйләнешне билгеләү
- махсус тармакның терминологияны кәгазь, башка матди материал өстендә яки мәгълүмат базасында язып туплау
- терминологик мәгълүмат базасын (терминнар сүзлеген) белән идарә итү
- кирәк булганда, яңа терминнар булдыру
Терминологның максаты категорияләргә аерылган терминнар берлегенең киңлеген һәм сыйфатын үстерү. Техник тармаклар һәм стандартлаштыру институтлары үз терминологик сүзлекләрне булдыралар.
Искәрмәләр үзгәртү
Шулай ук карагыз үзгәртү
Чыганак үзгәртү
- Википедияның инглиз телле бүлеге
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Terminology (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Терминология (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|