Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 186
Битләр саны 787 007
Үзгәртүләр саны 4 139 851
Теркәлгән кулланучылар 51 238
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT үзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика үзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 186 мәкалә бар, 6661 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 606 287 2 962 962 40 456 32 538 178 1 581 562 3174 20 165.9
2 tt Татар 2003 501 186 787 007 6661 4 139 851 51 238 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 499 577 361 337 1 558 835 49 546 100 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 663 986 257 3304 4 282 374 131 000 822 17 34
5 kk Казакъ 2002 236 608 633 321 11 102 3 316 850 156 160 452 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 627 564 061 17 042 7 581 824 290 113 648 14 44.8
7 ky Кыргыз 2002 79 218 110 250 2681 472 803 40 179 91 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 594 182 481 1505 1 271 348 41 234 73 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 808 110 892 537 820 792 35 210 40 2 9
10 crh Кырым-татар 2008 28 026 51 580 0 217 306 26 842 37 2 3
11 sah Саха 2008 17 444 51 962 1765 405 914 25 400 30 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6849 16 651 340 251 896 28 906 30 3 31
13 ug Уйгур 2012 5990 15 629 0 158 881 22 437 26 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 373 14 590 15 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 207 10 691 11 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 5022 14 576 23 78 416 12 429 54 4 19.5
17 tyv Тыва 2013 3520 12 715 0 47 498 9444 17 1 25.5
18 alt Алтай 2021 1095 6176 0 46 404 2986 13 4 161.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү