Рудольф Нуриев урамы (Казан)

(Rudolf Nuriev uramı (Qazan) битеннән юнәлтелде)

Рудольф Нуриев урамы (рус. улица Рудольфа Нуриева) — Казанның Идел буе районы Примавера коттеджлы бистәсендә урнашкан урам. Урамга исем атаклы совет, инглиз, француз балет биючесе, балетмейстер Рудольф Хәмит улы Нуриев (1938-1993) хөрмәтенә Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 17 апрелендәге 1 339нчы санлы карары буенча бирелгән.
Почта индексы 420064.
Оренбург тракты буенча Казан һава аланына барганда Примавера коттеджлы бистәсе Усадка барып җиткәнче сул якта юл өстендә кала. Олег Лундстрем урамы белән кисешә. Параллель урамнар: Виктор Деринг урамы, Шаһиәхмәт Алкин урамы.

Рудольф Нуриев урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Идел буе районы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү