RSS (ингл. Rich Site Summary — бай сайт белешмәсе) — мәгълүматны уңайлы итеп үз санагыңа даими алып торырга мөмкинлек бирә торган технология. Махсус програмны көйләп куйсаң, яраткан сайтта яңа мәгълүмат пәйда булмадымы икән дип аны вакыт-вакыт тикшереп торасы булмаячак. Яңа мәгълүмат сайтта чыгу белән шундук сезнең санакка да киләчәк.

RSS
Нигезләнү датасы март 1999
Логотип
Нинди веб-биттә тасвирланган my.netscape.com/publish/help/quickstart.com, rssboard.org/rss-0-9-1-netscape, rssboard.org/rss-0-9-1, rssboard.org/rss-0-9-2, rssboard.org/rss-2-0 һәм rssboard.org/rss-2-0-1
MIME-тип application/rss+xml[1][2][3]
Пространство имён XML my.netscape.com/rdf/simple/0.9/[4] һәм purl.org/rss/1.0/[5]
Файл киңәйтелмәсе .xml яки .rss
 RSS Викиҗыентыкта
RSS логотибы.

Программалар үзгәртү

Башлап, RSS агымын укый ала торган махсус программа кирәк. Ул я мөстәкыйль программа, я Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек гизгечләрнең (browser) бер өлеше була ала.

Мөстәкыйль программалар үзгәртү

Андый програмнарны Google кебек эзләү хезмәтләрендә җиңел табып була. Кайберләре бушка таратыла. Шундый программаны санакка урнаштырганнан соң, берәр кызыксындырган агымын табып, аңа языласы гына кала.

Гизү системалары үзгәртү

Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек гизү системнарында RSS агымнары белән идарә итү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Opera белән эш иткәндә махсус тамгага төртү җитә. Система сезгә сорау бирәчәк. «Әйе» дип җавап биргән очракта, RSS агымы системага тоташтырылачак һәм хәбәрләр сезгә даими килеп торачак.

Моны да карагыз үзгәртү

  1. MIME Sniffing Standard
  2. The application/rss+xml Media Type — 2001.
  3. The application/rss+xml Media Type — 2006.
  4. Design and Create Your RDF Site Summary File // My Netscape Network Help
  5. RDF Site Summary (RSS) 1.0