Казакъча Википедия

(Qazaq Wikipediäse битеннән юнәлтелде)

Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Википедиянең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.

Википедия Казакъча Википедия
Қазақша Уикипедия

URL kk.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Казакъ теле
Эшли башлау вакыты 3 июнь 2002 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 236 583
Битләр саны 634 526
Үзгәртүләр саны 3 335 002
Теркәлгән кулланучылар 157 017
Актив кулланучылар 377
Идарәчеләр 16
Тирәнлек 14.9

Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.

2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].

Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].

Статистика үзгәртү

Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 236 583 мәкалә бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү