Косатка

(Kosatka битеннән юнәлтелде)

Косатка[3] (русча коса - толым сүзеннән), Үтерүче кит (инглизчә Killer whale) яки Орка (борынгы грек-латин атамасы orca) (Orcinus orca) — дельфиннар гаиләлегенә караган китсыманнар отрядыннан диңгез имезүче хайваны. Оркалар ыругыннан бердәнбер төре.

Косатка
Халыкара фәнни исем Orcinus orca L., 1758[1][2]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон Orcinus[d][1][2]
Куллана Үз-үзен тану
Шушы чыганакларда тасвирлана Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Британская энциклопедия (1875—1889)[d]

 Косатка Викиҗыентыкта

Атама үзгәртү

Орка (orca) латин атамасы Өлкән Плиний тарафыннан бирелгән (ὄρυξ). Инглиз телендә killer whale - үтерүче кит дип йөртелә, дөрес түгел тәрҗемә ителгән "asesina ballenas" - "китларны үтерүче" сүзтезмәсеннән чыккан. Рус атамасы косатка - коса (толым) сүзеннән чыкан, чөнки ата орка йөзгече толымга охшаш.

Еш кына хата итеп "касатка" дип йөртелә, ләкин касатка - карлыгачлар бер төренең атамасы.

Тасвир үзгәртү

 
Гизүче орка боз кисәген сындырып су этенә аулый
 
Ана орка баласы белән океанариумда

Оркалар - иң зур дельфинсыманнар ерткыч җанварлары, үзенчәлекле ак-кара төстәге диңгез хайваны.

Ата орка озынлыгы 9-10 м, авырлыгы - 7,5 тоннага кадәр, арка йөзгече биеклеге 1,5 м, ана орка озынлыгы 7 м, авырлыгы - 4 тонна.

Оркалар - киң озынча түгәрәк ишкәк аяклы хайван. Тешләре массив, озынлыгы - 13 см җитә, зур хайваннарны ерта ала.

Орка бар Дөнья океанында таралган, гадәттә яр буеннан 800 м киңлегендә яши. Россиядә гадәттә Курил утраулары һәм Командор утраулары янында бар.

Туклану үзгәртү

Резидент оркалары үзгәртү

Оркалар төрле популяцияләре төрлечә тукланалар. Кайберләре, бер урында торучы - резидент косаткалары тик сельдь , тәрәч, тунец, сөләйман балыкларын ашый.

Үтерүче китлар үзгәртү

Бер урында тормаучы гизүче косаткалар (транзит оркалары) - даны чыккан "үтерүче китлар", алар дельфиннарга, китларга, каланнарга, диңгез арысланнарга, ишкәк аяклыларга аулый. Шулай ук болан һәм пошигә һөҗүмнәре билгеле.

Транзит оркалары хәттә кашалотлар, акулага һөҗүм итә[4]. Косатка бик акыллы хайван, акулага каршы физиологик серләргә таянып бик хәйләкәр тактикасын куллана.

Орка су эте, пингвиннарга аулаганда ярга ташлана, шулай ук койрыгы белән зур боз кисәген сугып сындыра.

Бүтән хайваннар ишетмәс өчен гизүче оркалар резидент оркаларына караганда азрак сөйләшә.

Косатка көндә 50-150 кг ашый.

Тормыш үзгәртү

 
Ярга ташланган орка

Оркалар үзара бик дусларча яшиләр, исән-сау косаткалар авырту һәм карт косаткалар турында кайгырталар.

Ана орка бер бала таба, йөклелек вакыты 16-17 ай.

Оркалар һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәт каршылыклы. Берничә очракта косатка кешене акуладан саклаган[5], хәттә батучы кешене су өслегенә күтәргән, ләкин бер видеода теркәлгән очракта косатка кешене тюлень белән бутап үтергән[6].

Оркалар югары фикерләү сәләтенә ия, ләкин косатка үз-үзеңнең тотышы кайбер очраклары аңлашылмаган калган, мисал өчен ярга массакүләм ташлану очраклары.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. касатка - карлыгачлар бер төре белән бутамагыз.
  4. https://www.youtube.com/watch?v=vur87ijFUWg Косатка юлбарыс акуласын үтерә
  5. https://www.youtube.com/watch?v=Se_5SQTZxPs Косаткалар кешеләрне акулалардан саклыйлар һәм батучыларны коткаралар
  6. https://www.youtube.com/watch?v=3DFKgBV7bXk Косатка кешегә һөҗүм итә