I Густи Нйоман Лемпад

I Густи Нйоман Лемпад (1862? - 1978) мәшһүр Бали таш сынчысы һәм архитекторы булган (Бали телендә Ундаги), ул Убудта һәм якындагы авылларда сарайлар һәм гыйбадәтханәләр төзегән. Соңгы елларында ул Бали риваятьләре һәм фольклоры буенча йөзләрчә сызыклы рәсемнәр ясаган. Джон Дарлинг һәм Лорн Блэр кыска документаль фильм ясаганнар - "Бали Лемпады", монда Лемпадның тормышы ахыры тарихы һәм аның кремация церемониясе тасвирлана.[1][2]
Шул вакытның күп Балиныкыларныкы кебек Лемпадның төгәл датасы билгеле түгел. Әмма ул 1883 елда Кракатоа атканда өйләнгән булган. Ул 1978-енче елның 25 апрелендә Балида, Убудта үзенең өендә үлгән булган. Ул гаиләсен җыйган һәм юындырырга сораган һәм шуннан соң үлгән. Балилылар ышануынча ул үзенең үлем көнен изге дип саналган көндә сайлаган.[1] Гәрчә чит ил рәссамнары белән якын дус булса да, Рудольф Бонне һәм Уолтэр Спайсны да кертеп, Лемпад үзенең Бали рәссамы икәненә беркайчан да компромисс ясамаган һәм аны төрле мохитләрдә киң диапазон сәләтләр булган; рәсем ясауда, сынчылыкта һәм архитектурада.

Билгеләмәләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  • Blair, Lawrence and Lorne (1978). Lempad of Bali.
  • Pringle, Robert (2004). Bali: Indonesia's Hindu Realm; A short history of. Short History of Asia Series. Allen & Unwin. ISBN 1-86508-863-3.
  1. 1,0 1,1 Blair
  2. Pringle pp 135-136