C/C++ Users Journal Америка Кушма Штатларында 1985-енче елдан 2006 елга кадәр нәшер ителгән C һәм C++ программалау телләренә багышланган компьютер журналы булган. Ул махсус шул теманы колачлый торган соңгы нәшер ителә торган журналларның берсе булган (нәшер ителә торган журналлар буларак дәвам итә торган ACCU оешмасыннан башка). Ул Канзаста, Лоренста урнашкан булган.[1]

Тарихы үзгәртү

Журнал 16 битлек BDS C Users' Group дип аталган чирек елга чыга торган бюллетень буларак башланган булган һәм аның максат кулланучылары Леор Золманның BDS C компиляторы кулланучылары булган. Роберт Ворд 150 әгъзасы булган BDS C Users's Group-ның волонтёр координаторы булган. BDS C Users's Group-ның беренче нөсхәсе 1981-енче елның 15 июньдә нәшер ителгән булган. 1982-нче елның декабрендә атама C User's Group Newsletter-га алыштырылган булган.
1985-енче елның апрелендә Давид Фидлер җитәкчелеге астында InfoPro Systems тарафыннан чирек елга чыгучы The C Journal журналның беренче нөсхәсе бастырылган булган. Аның баш мөхәррире ANSI X3J11 C Language Standard Committee-ның әгъзасы Рекс Дҗешке булган.[2] 1987/1988 елда C User's Group Newsletter һәм The C Journal C Users Journal дип аталган бер журналга кушылган. Ул R & D Publications Inc. тарафыннан мөхәррир буларак Пи. Дҗей. Плодҗер белән елына сигез мәртәбә нәшер ителгән булган.[3] Журналның 6800 язылучысы һәм 3000 киосктан сатып ала торган укучысы булган.
1994-енче елның июлендә атама C/C++ Users Journal-га үзгәртелгән булган. Журнал CMP Media LLC тарафыннан нәшер ителгән булган. Аның баш мөхәррире Пи. Дҗей. Плодҗер әфәнде булган.[4] 2001 елның ноябрендә C/C++ Users Journal 20-нче еллыгын бәйрәм иткән. Шул вакытта ул аена бер чыга торган булган һәм Дөнья буйлап аның [1] 43 000 укучысы булган һәм аның ике айлык "Java Solutions" дип аталган Java кушымтасы булган.
2006 елда журнал дәвам итүдән туктаган[5] һәм февраль нөсхәсендә CMP Media-дан укучыларны дәвам итүче нөсхәләр нәшер ителмәс дип игълан итү юлдаш хаты белән чыккан булган. Нәшер итүчеләр абүнәне кире кайтарырга яки аларны башка журналга Dr. Dobb's Journal-га юнәлтергә тәкъдим иткән. Игълан итү юлдаш хатындаDr Dobb's Journal-ы хәзер "киңәйтелгән C һәм C++ колачлавы" хасиятенә ия булачак дип раслаган. 2009 елда, Dr Dobb's Journal үзе аерым басма булудан туктаган һәм InformationWeek журналы белән кушылган булган.
C/C++ Users Journal журналы өчен элеккеге мәкаләләр һәм чыганак код архивлары Dr Dobb's Journal веб-сайты аша әле дә ирешүдә бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 C/C++ users journal. NCBI.
  2. Jaeschke, Rex (April 1985). «/* Editor's comment */». The C Journal 1 (1): 46.
  3. Plauger, P. J., ed (1991). C Users J., June 1991. 9. Lawrence, KS, USA: R & D Publications, Inc.. https://dl.acm.org/citation.cfm?id=148639. 
  4. Plauger, P. J., ed (1994). C/C++ Users J., July 1994. 12. USA: CMP Media, Inc.. https://dl.acm.org/citation.cfm?id=184550. 
  5. Computer Magazines. Computer Hope.

Тышкы сылтамалар үзгәртү