Карабүрек

(Balan çıpçığı битеннән юнәлтелде)

Карабүрек (гади карабүрек, бала́н чыпчыгы́, лат. Pyrrhula pyrrhula) — тау чыпчыгы кошлар семьялыгыннан карабүрекләр ыругының кошы. Ауразиянең ылыслы урманнарында яши. Татарстанның барлык районнарында да очрый. Ылыслы, күбрәк нарат урманнарында оялый. Утрак һәм күчеп йөри торган кош.

Карабүрек
Халыкара фәнни исем Pyrrhula pyrrhula L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Карабүрекләр[1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Карабүрек Викиҗыентыкта

Pyrrhulas (mas, fem)

Гәүдә озынлыгы 15 см га кадәр, авырлыгы 35 г, канат җәеме 28 см. Баш түбәсе, муены, канатлары һәм койрыгы кара, аркасы соры, койрык өсте ак, ата балан чыпчыгының түше кызыл, анасыныкы көрән төстә. Кыска, юан томшыгы, казналык кырыйларының эчкә бөгелеше орлыкларны тартып алу һәм ваклау өчен җайлашкан. Март аенда балан чыпчыклары парлашалар һәм оя коралар. Касә формасындагы ояларын зур булмаган чыршыларда ясыйлар. Ана балан чыпчыгы көрән, кызгылт тимгелле зәңгәрсу-яшел төстәге 4–5 йомырка сала. Үсемлек орлыклары, җиләк-җимеш белән туклана.

Чыганаклар үзгәртү

Pyrrhula pyrrhula
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2