1162-нче Минск укчылар полкы

1162-нче Минск укчылар полкы (рус. 1162-й стрелковый Минский полк) – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында 352-нче укчы Орша Кызыл Байраклы Суворов ордены дивизиясе составына кергән ССРБ хәрби часте. ОЕШУ ТАРИХЫ 1941 елның 27август-12 ноябрьдә ТАССР Бөгелмә шәһәрендә (Идел буе хәрби округы) 352-нче укчылар дивизиясе составында формалаштырыла. 1941 елның 7 ноябрендә полкка “ТАССР эшчеләре исеменнән” шефлык байрагы тапшырыла. Көнбатыш фронтка җибәрелә, Горький шәһәрендә маршта катнаша.

1162-нче Минск укчылар полкы
Кораллы көчләр төре коры җир гаскәре
Гаскәр төре җәяүле гаскәр
Хөрмәтле исеме «Минский» (1944 ел)
Оештырылган 1941 ел
Таратылган 1945 ел
Бүләкләр: Смоленск өлкәсе, Белоруссия, Көнчыгыш Пруссия, Силезия, Чехословакия

ТАРИХИ ХРОНИКА үзгәртү

  • 1941 елның 1 декабрендә Ховринога (Мәскәү шәһәре янында) килеп җитә һәм Көнбатыш фронтның 20 нче Армиясе составына кушыла
  • 1941 елның 24 декабрендә беренче сугыш операциясендә катнаша. Төнге сәгать 2дә Ивановск авылына һөҗүм итергә боерык ала. Шул ук көнне Ивановск авылы яулап алына һәм полк Михайловск авылына һөҗүм итә.
  • 1941 елның 26 декабрендә 1-нче батальон Михайловск авылына бәреп керә һәм төне буе сугыш тота.
  • 1941 елның 26 декабрендә авыл яулап алына, дошманнардан чистартыла.полк Тимомино авылына юнәлеш ала, ләкин полкка Тимково авылына юл тотарга боерык бирелә.
  • 1942 ел
  • 1942 елның апрель ахырында 6-7 нче километр линиясендә оборонага күчә.
  • 1943 ел
  • 1943 елның 7 мартында 1162-нче полк алман гарнизоны (якынча 230 кеше) саклаган Лома авылы өчен сугыш башлый. Аяусыз каты сугышлардан һәм кул көрәшеннән соң, авылны азат итәләр 1158-нче полк ярдәме белән берьюлы Баскак авылына һөҗүм ясыйлар һәм аны да азат итә алалар. Дошман Дубровка авылына чиген. Иртәнге сәгать 4 тә дивизия авылны фашистлардан азат итә. Полк көчләре белән Митино, Вятское, Синьково авылдары яулап алына.

Командирлары үзгәртү

Полк каһарманы Чадия Левон Платон улы (1907-1943), рядовой, 1943 елның 8 мартында вафат була, Кызыл Йолдыз оредны белән бүләкләнә, 1162 нче укчылар полкының 4 ротасына мәңгелеккә теркәлгән.

Чыганаклар үзгәртү