Өйдрәкбаш
Өйдрәкбаш, Өйдерәкбаш, Үдрәкбаш (рус. Удрәкбаш) — Башкортостанның Болгавар районындагы авыл, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 540 кешенең яшәве мәгълүм.
Өйдрәкбаш | |
баш. Өйҙөрәкбаш | |
Рәсми исем | Өйҙөрәкбаш |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Удрякбашевский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Удрякбашевский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 540 (2010)[2] |
Почта индексы | 452733 |
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ука суы буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.
Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Үктәбеp револүциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.
Атаклы кешеләр үзгәртү
- Хаҗиәхмәт Ишбулатов (1851-1921, Стәрлетамак) – патша әрмесенең ᴙнарал-лейтенанты[3]
- Галимҗан Нигъмәти (1892-1937) – язучы һәм критик.
- Әһлиуллин Хәмит (1919-1943) – Сәвитлар Берлеге Герое.[4]
Икътисад һәм социаль тармак үзгәртү
Урта мәктәп, мәчет
Демография үзгәртү
2010[2] |
---|
540 |
2002 елда авыл халкы тулысынча диярлек (88%) башкорт итеп яздырылган.
Географик урынлашу үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ Мидхәт Ишбулатов, Утар таланган, бакча җимерек(үле сылтама)
- ↑ http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=990
Сылтамалар үзгәртү
- Сәвит муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Башкортстанның Болгавар районында Шәҗәрә бәйрәме үтте 2016 елның 4 март көнендә архивланган.