Әҗем мәчете (элек Алтынчы җәмигъ, ɜавуᴛ мәчете) — Казан мәчетләренең «йөзек кашы» — Фәткуллин урамы, 15 нче йорт адресы белән урнашкан. Бүгенге көндә бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке, ташта гәүдәләнгән музыка сыйфатында казанлыларның тарихи горурлыгы булып тора. Әҗем мәчете мигъмарият буенча Казанның иң матур гыйбадәтханәләрнең берсе булып санала.

Әҗем мәчете
Нигезләнү датасы 1887
Сурәт
Интерьер сурәте
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Фәтхуллин урамы
Рәсми ачылу датасы 1890
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Кышкы күренеше
Карта
 Әҗем мәчете Викиҗыентыкта

Әҗем мәчете ХIХ- ХХ гасырлар чиге
Әҗем мәчете
Әҗем мәчете капкалары
Әҗем мәчете манарасы
Әҗем мәчете
Әҗем мәчете эче
Әҗем мәчете эче

Тарихы үзгәртү

Мәчет исеме үзгәртү

Казан ханы Мөхәммәд Әминнең (1518 елда вафат) икенче исеме яки кушаматы Әҗем (Иҗем) булуы мәгълүм. Ризаэтдин Фәхретдин шулай дип яза да: «Әҗем хан димәклә иде». Бу хан Казан тәхетенә шәһәрне 1487 елда алган Иван III тарафыннан утыртыла.

Мөхәммәд Әмин Казан тәхетендә 26 ел утыра, дәүләтне шактый ныгыта. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, үзеннән соң, кыз балалары булса да, ир балалары калмый. Шулай да «Әҗем» исем-кушаматы йөрткән ханның ераграк буыннарыннан булса да ир токымы калуы бик ихтимал. Бәлки нәкъ менә шулардан, ә бәлки кызларыннан да, мәшһүр татар эшлеклеләре һәм сәүдәгәрләре Әҗемовлар нәселе таралгандыр.

Рафаэль Мостафин «Кабан күле серләре» дигән китабында язган Әҗемов фамилияле карт, ихтимал, шул мәшһүр токымның соңгы варисларыннан булгандыр. Ул Казан ханлыгы хәзинәсенең серен ачып бирергә теләсә дә, ышаныч һәм кызыксыну тапмагач, кулын селтәгән, аннары, озак та тормый вафат булып, хәзинә серен үзе белән мәңгегә алып киткәндер. Ә инде XIX йөзнең урталарында Әҗемовлар, үзләренең Казан ханлыгы чорындагы шаннарын искә алып, Әҗем (Мөхәммәд Әмин) хан хөрмәтенә һәм үз исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән шушы мәчет бинасын салдырулары мөмкин.

Нигез салыну үзгәртү

Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» исемле мәшһүр әсәрендә язылганча, бүгенге мәчет урынында 1810 елда хаҗи Гаделмәҗид бине Әбүбәкер тарафыннан манарасыз гына бер агач мәчет салына. Биш вакыт намаз биредә укылса да, хаҗи, ни хикмәттер, җомга һәм гаетләрне Яңа бистәгә барып Фазыл муллага, ә аннары Ф. Әмирхан әтисенең бабасы Әмирхан мулла бине Габделмәннанга ияреп башкарган.

1851 елда яңартылу үзгәртү

40 еллап вакыт узгач, бу мәчет тузып, яраксыз хәлгә килгән. Һәм 1851 елда Әҗемовлар аның урынына агач, инде манаралы мәчет салдыра. Каюм Насыйри да үзенең 1882 елда чыккан календаренда: «Әҗем мәхәлләсе яки забут мәхәлләсе һәм диерләр, монда хәзер дә икенче агач мәсҗидтер, әүвәлге мәсҗидне Мәҗит хаҗи дигән адәм салдырган иде, әүвәлге мәсҗид тузгач, моны Әҗемнәр салдырдылар, кадим монда мәхәллә юк иде», — дип яза. Беркадәр ашыгып салынганлыктан, яңа мәчетнең михрабы көнчыгышка таба көньяктан — 7, кыйбладан 8 градуска авыш килеп чыга.

1873 елда яңартылу үзгәртү

1873 елда Мортаза бине Мостафа Әҗемов бу мәчетне сүттереп, аны яңарттыра, ягъни сипләтә, түбәсен һәм түшәмен тимердән эшләтә. Соңрак мәчетнең кайбер урын уңайсызлыкларын искә алып, Мортаза Әҗемов аны Лаеш өязенең Чыты авылына (хәзер Питрәч районына керә) озата.

1886 елда яңартылу үзгәртү

Мортаза бине Мостафа Әҗемов 1886 елда, тирә-яктагы күп кенә йортларны сүттереп, киңәйтелгән яңа мәйданга зур һәм төзек итеп таш мәчет салдырырга керешә. Мәчетнең идәне һәм түшәме эшләнеп беткәч кенә Мортаза Әҗемов каты авырып китә һәм 1887 елда вафат була. Мәчетне инде бер-ике ел эчендә Мортазаның варислары тәмам итә.

Башка исемнәре үзгәртү

Әҗем мәчете салынган төбәк «Әҗем мәхәлләсе» яки шул тирәдәге Крестовниковлар сабын ɜавуᴛына багланып, «ɜавуᴛ мәхәлләсе» дип тә йөртелгән.

«Әҗем мәдрәсәсе» үзгәртү

Үз заманының традициясе буенча мәчет каршында револүциягәчә зур гына шөһрәт казанган «Әҗем мәдрәсәсе» эшләп килгән (бинасы хәзер дә мәчет янәшәсендә). Мәчет имамнары һәм мөдәррис аталы-уллы Габделвәли һәм Хисаметдин Габделгаффаровлар исеме белән бәйле рәвештә ул икенче төрле «Гаффария мәдрәсәсе» дип тә аталган.

1900 елда мәдрәсәдә 84 кеше укыган, алар арасында аксөяк балалары — 2, сәүдәгәр — 4, мишчән — 10, рухани — 18, кepəстиян балалары 50 кеше булган. 1905 елда шәкертләр саны 130га җиткән, шуларның алтмышын – казанлылар, калганын читтән килүчеләр тәшкил иткән. Габделкадыйр бине Мортаза Әҗемов исә мәдрәсәнең назыйре (попечителе) булып торган.

Тасвир үзгәртү

Әҗем мәчетен шәһәрнең иң матур, иң нәфис мәчете дияргә мөмкин. Көнчыгыш Мавритания стилендә салынган булса да, манарасының ян кырыйга урнашканлыгы белән ул татар гыйбадәтханәләренең традицион типтагы таш вариантын гәүдәләндерә. Мәчетнең төньягыннан күтәрелгән шәмдәй төз манара төгәл пропорцияләр, бинасының купшы формасы, зәвыклы мигъмарият эшләнеше әлеге һәйкәлгә аерым нәфислек, камиллек, кабатланмас үзенчәлек бирә, аның Шәрык чалымнарын калку итеп күрсәтә. Кызыл кирпечтән салынган мәчет бинасы майолика һәм уелма таш белән матур итеп нәкышланган.

«Кәүсә» үзгәртү

«Кәүсә»нең диаметрын өч метрдан арттырмаган хәлдә, алар манараны 52 м лы итеп күтәрүгә ирешелә. Өстәвенә, аның эченә 106 басмадан торган бормалы баскыч та иркенләп сыйдырылган. Манараның кирпеч стенасы эченнән чүкелгән металлдан гыйбарәт вертикаль бәйләвеч-ялганмалар үтә. «Кәүсә»не катырулары белән бергә алар яшен уздыргыч вазифасын да үти.

Мәчет түбәсе үзгәртү

Мәчет түбәсендә зәвык белән эшләнгән сигезкырлык урын алган. Аның өстенә вертикаль валиклар белән бизәлгән нечкә һәм биек цилиндр утыртылган. Цилиндр өстә очлаеп тора торган аркалар белән төгәлләнгән, алары исә бизәлгән кирпечтән эшләнгән «пута» белән уратылган. «Пута» өстендәге манара баганасын ак ташлы челтәрле таянычлар (консольләр) бизи. Алар стеналарның кызыл өслегеннән матур булып аерылып тора. Таянычлар челтәр бизәкле җиңел тимер рәшәткә белән әйләндерелгән мөэзин мәйданчыгын иңнәрендә тота. Манара шактый биек, ай белән бизәлгән кырлы эшпил белән төгәлләнгән. Барлык бу элемент, детальләрнең искиткеч нәфис, геометрик төгәллек белән башкарылуы, төрле төсләр уены белән баетылып эшләнүе мәчетне тамаша иткән кеше күңелендә гаҗәеп бер канәгатьлелек, чиге күрелмәгән камиллек хисе уята.

Киртә үзгәртү

Мәчетнең гомуми композициясен бина мигъмарияте белән стиль ягыннан тыгыз бәйләнгән нәфис киртә тулыландыра.

Ябылу үзгәртү

Мәчет 1930 елларның ахырында Татарстан җɵмһүрᴎят Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла. Сәвит чорында биредә озак вакытлар «мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары» урнаша. Берара ул шушы хезмәткәрләр өчен тулай торак булып та тора.

1970 нче елларда төзекләндерү үзгәртү

Әҗем мәчетенең гаять әһәмиятле тарихи һәм сәнгать әсәре үрнәге булуын истә тотып, узган гасырның 70 нче елларында аны төзекләндерү һәм беренчел кыяфәтенә кайтару юлында зур эшләр башкарылган.

Кире кайтарылу үзгәртү

Мәчет 1989 елда ислам тотучыларга кире кайтарыла. Фасадларны реставрацияләү һәм интерьерларны реконструкция эшләре 1992 елда Р.В.Биләлов проекты буенча башкарыла.

2016 елда төзекләндерү үзгәртү

2016-2017 елларда 78 млн сумлык pимуʜ-төзәтү эшләре башкарылган[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү