Әҗе (рус. Азеево) — Рязань өлкәсе Ирмеш районындагы татар авылы, Әҗе авыл округын тәшкил итә. Мукшы елгасы уң ярында урнашкан. 2010 ел халык исәбен алу буенча биредә 724 кеше яши. Авылда мәчет, мәктәп, май заводы бар. Бу авылдан Салих Ерзин, Заһидә Бурнашева, Шиһабетдин Баһаветдинов, Хәсән Урманов, Фикърәт Табиев, Ришат Мәмәтов, Ибраһим Борнашев чыкканнар.

Әҗе
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Рязань өлкәсе
Район Ирмеш районы
Координатлар 54°39'59"тн, 42°1'50"кнч
Беренче телгә алу 1527
Халык саны 724 кеше
Милли состав татарлар (52%), руслар (48%)
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 391653
Рәсми сайт azeevo.ucoz.ru
Яңа мәчет
Иске мәчет калдыклары

Әҗе — әйләнә-тирәдәге чукындырудан котылган бердәнбер татар авылы. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде.

1882 елда 669 хуҗалыкта 4420 кеше яшәгән.

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү