Әхмәт Сираҗиев

ветераннар арасында дөнья чемпионы

Әхмәт Сираҗиев, Әхмәт Гыйрфан улы Сираҗиев (1928 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Норлат районы, Карашәм) ― спорт мастеры, ветераннар арасында бөтенроссия һәм халыкара ярышларда күп тапкыр җиңүче, стайер дистанцияләренә йөгерү буенча ветераннар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы, ветераннар арасында чаңгы спорты һәм җиңел атлетика буенча 29 мәртәбә дөнья чемпионы. Яшел Үзән һәм Казан (2014) шәһәрләренең шәрәфле гражданы [1].

Әхмәт Сираҗиев
Туган телдә исем Әхмәт Гыйрфан улы Сираҗиев
Туган 3 гыйнвар 1928(1928-01-03) (96 яшь)
СССР, РСФСР, Норлат районы (ТАССР), Карашәм
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (чаңгы, йөгерү)
Җефет Сания Идият кызы
Балалар ике баласы
Бүләк һәм премияләре ветераннар арасында 29 мәртәбә дөнья чемпионы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әхмәт Сираҗиев медальләре белән

1928 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР Норлат (1963 елдан Яшел Үзән) районы [2] Карашәм авылында туган. 14 яшеннән туган авылының «Яңалиф» күмәк хуҗалыгында атлы эштә эшли башлаган, 1948 елда армиягә хәрби хезмәткә алынган. Вольскида Беренче хәрби авиация авиамеханиклар мәктәбен (1951 елдан Беренче Вольск хәрби авиация-техник училищесы, 2013 елдан Вольск матди-техник тәэмин итү хәрби институты) тәмамлагач, өлкән сержант Сираҗиевны Кытай Халык Республикасына җибәрәләр, ул анда механик кытайларны өйрәтүче инструктор була. 1951 елның ахырында Мурманск өлкәсенә, аннан Балтика авиаучилищесына җибәргәннәр. 1952 елда экстерн рәвештә училищены тәмамлап, кече лейтенат званиесендә Армавир һава сакланышы хәрби авиация очучылар училищесында (2001 елда Краснодар хәрби авиация институтына кушылган[3]) хәрби хезмәтен дәвам итә.

Казанда 1974 елдан бирле яши. Казан оборона заводларының берсендә (7нче завод) мастер, цех начальнигы урынбасары булып эшли. «Мелита» тире берләшмәсенең физкультура коллективында, «Мотор» спорт клубында шөгыльләнә. Чаңгы спорты буенча беренче тренеры ― Бәхтияр Зарипов. Элекон заводында цех начальнигы урынбасары булып эшләгәндә, чаңгы спорты белән шөгыльләнүче спортсменнардан команда туплый[4].

Табибларның киңәше буенча 50 яшендә йөгерү белән шөгыльләнә, ярышларда җиңү яулый башлый. 70 яшендә ветераннар өчен җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында беренче алтын медаль ала. Ләкин чаңгыны да ташламый.

Спорт уңышлары үзгәртү

Көнләшерлек сәламәтлегенә балачагында һәм яшүсмер елларында нигез сала: туган авылы Карашәмдә башлангыч мәктәп кенә булган. Укуны дәвам итәр өчен, мәктәп урнашкан күрше авылга урман аша 8 км барырга кирәк булган. Гөбенә елгасы ярында таулы-урманлы урында кыш көне көн саен диярлек чаңгыда йөри. Авыр крестьян хезмәте дә зур физик күнегүләргә күнектергән[4].

Сираҗиев ― дөньяда ветераннар арасында берьюлы ике спорт төрендә ― җиңел атлетикада һәм чаңгы узышларында бердәнбер чемпион[5]. Сираҗиев бу титулларга бер спорт сезоны дәвамында ирешә. Спортчы 17 тапкыр чаңгы узышында һәм 12 тапкыр йөгерү[d] буенча алтын медаль яулаган[6].

1990 елда Курганда, 1991 елда Псковта ГТО нормаларын тапшыру буенча чемпион исемен яулый.

1990―1991 елларда Казанның һәм Татарстанның чаңгы спорты буенча чемпионы.

1993 елда Гейло[d] шәһәрендә (Норвегия) чаңгыда узышу буенча ветераннар арасында дөнья чемпионатында 10, 15 км дистанцияләрдә 84 катнашучы арасында 15нче урынны алган[4].

1994 елда Германиядә 10 км дистанциядә беренче тапкыр икенче урынны ала.

1996 елда Финляндиядә дөнья беренчелегендә 20 км дистанцияне өченче булып тәмамлый.

1998 елда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионатында (Кристиансанн, Италия) 5, 10 км арага йөгерүдә чемпион була. 2014 елда Будапештта (Маҗарстан) бина эчендә дөнья чемпионатында өч алтын медаль яулый[4].

2001 елда Австриядә 15 һәм 20 км дистанцияләрдә җиңү яулый, 10 километрлы участокта икенче була.

2001 елда Норвегиядә 10, 15 һәм 20 км арада ике алтын медаль яулый.

Лиллехаммерда (Норвегия) үз яшь төркемендә 1500, 5000 һәм 10000 метрлы өч дистанциядә чемпион була.

2005 елда Красногорскида (Мәскәү өлкәсе) узган дөнья чемпионатында 10, 15 һәм 20 км арада өч алтын медаль яулый[4].

2013 елда Туринда (Италия) Бөтендөнья осталар уеннарында 85 яшьлек Әхмәт Сираҗиев үз яшь төркемендә 800 м, 1500 м, 10 км, 5 км йөгерештә 4 алтын медаль яулый[7].

Россиянең ветераннар җыелма командасы составында ярты дөньяны әйләнеп чыга, Канада, Германия, Швейцария, Финляндия һәм башка илләрдә була [8].

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче хатыны Әлфия.
Икенче хатыны Сания Идият кызы.
Ике баласы, оныклары [9]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Рамзи Валеев. Чемпион мира Ахмет Сиразиев / Рамзи Валеев. Борцы за национальную государственность: начало XX века. К.:ТКИ, 2020, С.246-251. ISBN 978-5-298-04091-4

Сылтамалар үзгәртү