Әхмәд Шашкин

Бөек Ватан сугышы ветераны, артиллерист, кече сержант.

Шашкин Әхмәд Әриф улыБөек Ватан сугышы ветераны, артиллерист, кече сержант.

Әхмәд Шашкин
Туган 24 ноябрь 1923(1923-11-24)
Пенза өлкәсе, Сосновоборск районы, Индерка
Үлгән 15 ноябрь 1954(1954-11-15) (30 яшь)
Милләт татар
Һөнәре тарихчы

Тормыш юлы үзгәртү

Әхмәд Әриф улы Шашкин 1923 елның 24 ноябрендә Пенза өлкәсе Сосновоборск районы Индерка авылында туа.

Әти-әнисе революциягә чаклы крестьян хуҗалыгы белән шогыльләнгән. Әхмәднең бала чагы Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәрендә үтә.

Әхмәд 8 яшендә 1 нче сыйныфка укырга төшә.

1937 елны әтисе вафат булгач, гаилә яңадан Индеркага күчеп кайта. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1941 елга тиклем “Искра” колхозында хисапчы булып эшли.

1941 елның 24 декабрендә Кызыл Армия сафына хезмәткә чакырыла.

Моңа чаклы, 1941 елның 11 декабрендә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты 10 комсомол әгъзасы чаңгычыны сайлап алып хәрби хезмәткә чакырган була. Пенза өлкә Хәрби комиссариатының сәйәси бүлек начальнигы Баранов көчле, чыныккан, чаңгыда оста йөргән егетләрне Мәскәү янындагы Тушинога полковник Иовлевка хат тоттырып озата.

Чаңгычылар батальоннары күбесенчә разведкада һәм авыр алышлар барышында файдалнылган. Бу бик ҙур җаваплылык тәлап иткән задание була. Аларны баш шәһәрне, Мәскәүне саклау сугышларына әзерлиләр: мәргән атырга, кул сугышына, маскировкага һәм һәр төрлө көтелмәгән ситуацияләрдән чыгу алымнарына өйрәтәләр. Мәскәүне обороналаганда, Әхмәд Әриф улы 336 нчы аерым полк составында сугыша[1].

Бу алыш турында, яшерен заданине булгачтын, Әхмәд Шашкин бер нәрсә дә сөйләмәгән.

Артабан ул 237 нче Ҡызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов һәм II дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденлы “Пирятинская” дивизиясенең 837 нче полкы сафларында хезмәт итә.

1942 елның февралендә Мәскәү өчен барган каты алышларның берсендә Әхмәд Әриф улы Шашкинның сул аягының бот сөяге яралана. Кан югаткан һәм суыкта озак хәрәкәтсез яткан солдатка терелеп яңадан аякка басу бик җиңел булмый.

1942 елның 16 февраленнән алып 18 февраленә тиклем югалтулар бигрәк күп була.

Чкалов (Ырынбур) шәһәрендәге 1312 нче эвакогоспиталендә бер елга якын дәвалана солдат. СССР Оборона Халык Комиссариатының боерыгына һәм 43 нче статьяга ярашлы, Табиплар комиссиясенең “сул бот сөяге үтәнән-түтә яраланган, армия хезмәтенә ярамый” дигән язу белән демобилизацияләнә.

Данлыклы 237 нче дивизия 1943 нче елларда Воронеж-Косторненская, Харьковская, Киевская һөжүм операцияләрендә катнаша. Карпат тауларын аша чыга, Чехияне дошманнан азат итә.

237 нче Пирятинская Кызыл Байраклы II дәрәҗә Суворов һәм II дәрәҗә Богдан Хмельницкий укчылар дивизиясе Җиңүне 1945 елның 11 маенда чехословакия шәһәре Пардубицеда (хәзер Чех республикасы) каршылый.

Сугыштан соң үзгәртү

2 нче төркем инвалиды булып кайтканнан соң, 1947 елга чаклы туган авылы Индеркада яши.

1947-1954 елларда Казакъстанның Кызылурда өлкәсе Шымкент трайонындагы Тартугай каракуль сарыклары үрчетү совхозында хезмәт итә. 1954 елда Турлан геофизик экспедициясенә эшкә күчә, әммә авыру сәбәпле эштән чыга.

Шуннан Ачисай полиметалл комбинатының механик цехына токарь өйрәнчеге булып эшкә керә. Планны үти, намуслы хезмәт итә.

Кызганыч, юл һәлакәтенә эләгеп, гомере фаҗигале өзелә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Каһарманлык өчен» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сайт “Память народа”. ЦАМО, Док. 1, Фонд 8502, опись 267373, дело 104.
  • Сайт “Память народа”. ЦАМО, Фонд 8502, опись 267373, дело 11.

Сылтамалар үзгәртү