Әсән-Елга авылы мәчете

Әсән-Елга авылы мәчетеXVIII гасыр азагында Кукмара районы Әсән-Елга авылында исемнәре калмаган татар осталары салган мәчет. Әсән-Елга мәчете XVIII гасыр азагындагы татар-мөселман агач архитектурасының безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер истәлеге булып санала

Әсән-Елга авылы мәчете
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кукмара районы
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

XVIII гасырда төзелгән Әсән-Елга авылы мәчете — архитектура истәлеге

Тасвир үзгәртү

Бер катлы, зур түгел (габариты – 8x15,6 метр) гыйбадәтханә Әсән-Елга авылының аскы өлешендә, йортлар арасында урнашкан, ике заллы һәм түбә уртасында булган бер манаралы мәчетләр типына керә. Биредә төп гыйбадәт залыннан тыш өстәмә зал һәм вестюбиле дә бар: һәммәсе үз урынында. Вестибюль астында, аскы өй бинасында алгы бүлмә (прихожая) урнашкан. Мәчеткә бинаның көнчыгыш ягыннан, алгы бүлмә аркылы керәләр, аннан соң баскыч буенча вестибюльгә менәләр. Вестибюльнең көньяк-көнбатыш почмагыннан тар баскыч буенча чорма белән манарага менәргә була. Вестибюльнең көнчыгыш ягына пыяла куйдырыл-ган веранда орынып тора. Ике кыеклы түбәле веранда ике колоннага таянып тора һәм мәчеткә керү җирен күрсәтә сыман. Мәчетнең дүрт кыеклы түбәсе уртасында си-гезкырлы, биек чатыр белән очланган манара күренеп тора. Манараның баганалары бүрәнәдән җыелган дүрткырлы бурага терәлә, бураның нигезендә исә түшәмәнең калын матчалары ята. Манара кәүсәсенең ныклыгын каркас баганаларына аркылы кергән уелмалар белән фонарь һәм манара чатыры биеклекләрендә урнашкан ялгау җайланмалары тәэмин итә. Ул җирләрне манараның тышкы ягында урнашкан киң кәрнизләр һәм яңгыр суын түгә торган, тактадан ясалган җайланмалар буенча танып була. Соңрак төзелгән мәчетләрдән аерма буларак Әсән-Елга мәчете манарасына бормалы түгел, ә гади баскыч буенча күтәрелергә кирәк. Мәчет бурасы диаметры 50 сантиметрга кадәр җитә торган бүрәнәләрдән җыелган, такталар белән тышланган Һәм бут (акташ) нигезенә куелган. Турыпочмаклы тәрәзәләр гади генә йөзлекләр белән чорнап алынган.

Мәчет традицион эшләнешенең лаконизмы белән бергә монументаль формалары белән дә аерылып тора, тик ул формалар, кызганычка каршы, соңрак такта белән тышлау нәтиҗәсендә “югалып” кала.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү