Әсхәт Хисмәтов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты

Әсхәт ХисмәтовГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).[2]

Әсхәт Хисмәтов
Туган телдә исем Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов
Туган 1 гыйнвар 1952(1952-01-01) (72 яшь)
Әлки районы Түбән Әлки авылы
Яшәгән урын Марсил Сәлимҗанов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты

 Әсхәт Хисмәтов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрдә уйный. Җырлау сәләте бар.

Әсхәт Хисмәтов — Татарстанның халык артисты.

Рольләре үзгәртү

  • Булат — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
  • Ильяс — «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин)
  • Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш)
  • Марат — «Туй алдыннан» (Х. Вахит)
  • Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев)
  • Иван — «Бирнәсез кыз» (А. Островский)
  • Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А. Островский)
  • Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю .Сафиуллин)
  • Хәлим — «Миңлекамал» (М. Әмир)
  • Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)һ.б.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү