Әнвәр Либабов
Әнвәр Либабов (Әнвәр Зоян (вариант: Зиян) улы Либабов) — Россия театр һәм кино артисты, клоун, «Лицедеи» пантомима театры актеры, директоры (2003).
Әнвәр Либабов | |
Әнвәр Либабов, клоун-мим | |
Туганда бирелгән исеме: |
Әнвәр Либабов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | |
Амплуа: |
клоун-мим |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1958 елның 2 маенда Свердловск өлкәсе Яңа Кушва бистәсендә (хәзер Түбән Тагил шәһәре эчендә калган) туган. Татар[1]. Кызыл дипломга ветеринария укуханәсен (1977), Ленинградта зооветеринария институтын (ru, 1982) тәмамлаган. 1981 елдан «Лицедеи» театры каршындагы пантомима театр-студиясендә укый. Фән белән шөгыльләнгән, кандидатлык диссертациясе язган.
Гаиләсе үзгәртү
Хатыны Наталья, кызы Евгения — сәнгать белгечләре.
Хезмәт юлы үзгәртү
Калинин өлкәсе И.В. Мичурин исемендәге күмәк хуҗалыкта баш ветеринария табибы, Ленинград өлкәсе «Лаврики» фермасында өлкән ветеринария табибы булып эшләгән.
Иҗат юлы үзгәртү
Уйнаган рольләре үзгәртү
«Лицедеи» театрында үзгәртү
- Лысовичок — «Покатуха»
- Доктор Пирогофф — «Доктор Пирогофф»
- Ветеран — «Чурдаки»
- Утрау кешесе Островитянин — «Төшләр» «Сны»
- Клошар — «Асисяй-ревю»
- Инвалид — «Фаҗига» «Катастрофа»
«Приют комедиантов» театрында үзгәртү
- Доктор Климбер — «Гамлет түгел» «Не Гамлет» (Вл. Сорокинның «Дисморфомания» әсәре буенча)
- Дали-2 — «Даһи көндәлеге» «Дневник гения»
- «Лулу»[2]
А. Райкин исемендәге эстрада театрында үзгәртү
Аристотель Давидович, табиб — «Бу акылсыз йолдызлар» «Эти безумные, безумные звезды»
Фильмографиясе үзгәртү
- 1984 «Лицедеи» (документаль фильм)
- 1985 «Шатлыклы җан» «Радостная душа» (документаль фильм)
- 1985 «Дүрт клоун бер түбә астында» «Четыре клоуна под одной крышей» (кыска метражлы)
- 1985 «Без клоуннар» «Мы — клоуны» (кыска метражлы)
- 1986 «Ничек йолдыз булырга» «Как стать звездой» — клоун
- 1994 «Замок» — Артур
- 1994-1998 «Тимер акчалар» «Железные бабки» (кыска метражлы)
- 1998 «Леонид Лейкин белән Яңа ел төне» «Новогодняя ночь с Леонидом Лейкиным»
- 1998 «Бобака Саскервилей» — каравылчы Беломор
- 1998 «Гарипләр һәм кешеләр турында» «Про уродов и людей» — коридорный
- 1998 «Төрмәгә керергә телим» «Хочу в тюрьму» — эштән куылган оста
- 2000 «Өмет йорты» «Дом Надежды» — япон
- 2001 «Ватык куыклар урамы» 3 «Улицы разбитых фонарей 3» — Арнольд Ромуальдович, массажист
- 2001 «Убойная сила 2» — Квазимодыч, эксперт
- 2003 «Дүртенче теләк» «Четвёртое желание» — Касиото
- 2006 «Булдыклы әти» «Папа на все руки» — Эдуард Ио
- 2007 «Литейный, 4» (1- сезон) — Антон Грошев (баш рольдә)
- 2008 «Сөюне тыю» «Запрет на любовь» — ат караучы
- 2008 «Җавап бир миңа» «Ответь мне» Антон Грошев (баш рольдә)
- 2008 «Ак маймыллар турында уйлама» «Не думай про белых обезьян» — Ху-Пунь
- 2008 «Кадакланган һәм терелгән ат» «Лошадь распятая и воскресшая» (документаль фильм) — Джеймс Филлис
- 2008-2009 «Литейный» (2- сезон) — Антон Грошев (баш рольдә)
- 2009 «Торба» «Труба» (кыска метражлы) (баш рольдә)
- 2009-2010 «Литейный» (3, 4- сезон) — Антон Грошев (баш рольдә)
- 2010 «Намус эше» «Вопрос чести» — Антон Грошев
- 2010 «Трип»
- 2011 «Литейный» (5, 6- сезон) — Антон Грошев
- 2011-2012 «Литейный» (7- сезон) — Антон Грошев
- 2012 «Борычлар» «Перцы» — камео
- 2012 «Инспектор Купер» — Арсений
- 2012 «Силикон» (Россия, Украина) (тәмамланмаган)
- 2013 «Алла булу кыен» «Трудно быть Богом» — кол
- 2013 «Йолдызларга бару юлында» «На пути к звёздам» (документаль фильм )
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
1994 «Созвездие» кинофестивалендә «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле өчен» призы.
Сылтамалар үзгәртү
- Лицедей Әнвәр Либабов 2011 елның 15 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Рус һәм совет актерлары сайты(рус.)