Әмир Рөстәм улы Мифтахов (2000 елның 26 апреле, Казан, Россия) — Россия хоккейчысы, капкачы. Хәзерге вакытта КХЛда чыгыш ясаучы Казанның «Ак Барс» клубы системасы уенчысы булып тора. «Барс» клуб капкачысы.

Әмир Мифтахов
Туган 26 апрель 2000(2000-04-26) (23 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Ак Барс

Карьера үзгәртү

Казанның «Ак Барс» хоккей мәктәбе шәкерте, аның барлык этапларын узган һәм 2016/2017 сезонында «Ирбис» яшьләр командасы составында МХЛдәрәҗәсендә тотрыклы чыгыш ясый башлый. 2017/2018 сезонында Югары хоккей лигасында «Барс» клубы өчен чыгыш ясый башлый. 2019/2020 сезонында, 2019 елның 29 ноябрендә ул КХЛда «Сочи»га каршы матчта, бер алка керттереп һәм шул ук вакытта үз капкаларына 19 ыргылышны чагылдырып, дебют ясый[1].

Җыелма командада үзгәртү

Россиянең төрле яшьтәге яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командаларына чакырыла. Ул Чиләбедә һәм Магнитогорскта юниорлар командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионатына U-18 җыелма командасы составына чакырыла. Бу турнирда биш матчта уйный. Шул ук елны Иван Глинка мемориалында катнаша. 2018 ел ахырында Канаданың Ванкувер һәм Виктория шәһәрләрендә 2019 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен U-20 җыелма командасы составына чакырыла[2]. Россия җыелма командасы бу турнирда өченче урынны ала, Мифтахов бозга чыкмый.

2019 елда, Чехиянең Острава һәм Тршинец шәһәрләрендә узган 2020 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен U-20 җыелма командасына чакырыла. Россия җыелма командасы бу турнирда икенче урынны ала, Мифтахов биш матчта катнаша, шулар арасына Канада җыелма командасына каршы финал уен да керә[3].

Казанышлар үзгәртү

  •   2019 елгы дөнья чемпионатының бакыр призёры
  •   2020 елгы дөнья чемпионатының көмеш призёры

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү