Әл-Фатих мәчете (Манама)

Әл-Фатих мәчете (гарәп. مسجد الفاتح‎) — Бәһрәйн башкаласы Манама шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 7 мең кешене сыйдыра ала). Бәһрәйннең танылган туристлык үзәге (җомга һәм дини бәйрәм көннәреннән башка көннәрендә керү ирекле).

Мәчет
Әл-Фатих мәчете
гарәп. مسجد الفاتح
Ил Бәһрәйн
шәһәр Манама
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1988 ( төзелеш тәмамланган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Бәһрәйндә ислам

Мәчет 1987 елда Бәһрәйн әмире Гайсә ибн Сәлмән Әл-Хәлифә тарафыннан планлаштырылган һәм 1988 елда төзелеп беткән. Мәчет — хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге.

Бәһрәйннең идарә итүче династиясенә нигез салучы, беренче хәким (1783—1796) Әхмәд Әл-Фатих(ингл.) (Әхмәд Яулап алучы) хөрмәтенә мәчеткә «Әл-Фатих» исеме бирелгән.

Архитектурасы үзгәртү

Мәчетнең төп гөмбәзе пыяла җепселеннән ясалган һәм 60 тоннадан артык авырлыкта. Әл-Фатих мәчете комплексына җәмәгатьчелек өчен 2006 елда ачылган яңа Милли китапханә керә.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү