Әл-Мүэмин. (гарәп. الْمُؤْمِنُ ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Колларына иминлек һәм тынычлык бирүче, иман шәрәфе белән шәрәфләндергән Барлык димәктер. Аллаһ бөтен иминлек һәм тынычлыкның бердәнбер чыганагы. Кеше зәгыйфь табигатьле булып яратылган, бөтен нәрсәдән куркыр. Ачлык, зилзилә, бәла-каза һәм башкалардан бары тик инанган кеше генә курыкмас. Ул үзен яраткан бөек Барлыкның аны хуҗасыз, бер үзен калдырмасына ышаныр. Чөнки Аның бер исеме "әл-Мүэмин«дер — яраткан мәхлукатка иминлек һәм тынычлык бирәчәк.

Чыганак үзгәртү

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.