Әл-Газииз (гарәп. الْعَزِيزُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Һәр нәрсәне җиңүче, теләгәнен эшләүдә һичкем каршы тора алмаучы бердәнбер Барлык. Нинди дә булса бер барлыкның газиз булуы өчен үзендә бер төркем үзенчәлекләрнең булуы кирәк. Тиңдәше аз булган, үзенә күп ихтыяҗ таләп иткән, һәм дә аның дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин булмаган бу үзенчәлекләрнең кайсыберләре кешеләрдә дә табылыр. Ләкин алар чикләнгән күләмдә генә булыр. Аллаһының газиз булуы алар белән чагыштырылмас. Ул һәр караштан бердәнбер һәм үзенә булган ихтыяҗы чиксез. Ансыз һичбер нәрсә дә булмас.

Чыганак үзгәртү

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.