Әлфирк (гарәп. الفرقәл-фирқ — «өер»[1]; Кефей β, Кефей бетасы, β Cep) — үзгәрмә йолдыз, Кефей β сыман үзгәрмә йолдызлар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 0,19 көн эчендә +3,15m дән +3,21m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 595 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Әлфирк — спектр куш йолдызы. Әлфиркның өслегенең температурасы 26 700 К ташкил итә, ә яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 36 900 артыграк.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Олугбәктә Әлзирамин (Кефей α) һәм Кефей η йолдызлары белән бергә Кәвакибелфирк (гарәп. الكوكب الفرقәл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»[2]) исеме йөртә иде.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фирка — төркем, груһ, партия. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 630.
  2. Кәвакиб — йолдызлар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 221.