Әлфинур Вахитова

Әлфинур Зариф кызы Вахитова (кыз фамилиясе Әхмәлетдинова, баш. Әлфинур Зариф ҡыҙы Вәхитова, 1931 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Мәләвез районы, Килтәй ― 2021 елның 20 мае, РФ, БР, Уфа) — балалар шагыйре һәм журналист, Россия Федерациясе һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы (1994). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986).

Әлфинур Вахитова
Тугач бирелгән исеме: Әлфинур Зариф кызы Вахитова
Туу датасы: 20 ноябрь 1931(1931-11-20)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Мәләвез районы, Килтәй
Үлем датасы: 20 май 2021(2021-05-20) (89 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1962―2021
Юнәлеш: публицистика, поэзия, проза
Жанр: хикәя, тәрҗемә, инсценировка, әкият
Иҗат итү теле: башкорт
Дебют: «Чәчәк ата гөлләрем» (1962)
Бүләкләр: БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

1931 елның 20 ноябрендә БАССР Мәләвез районы Килтәй[1] авылында туган. Сарыш, Йомагуҗа авыллары мәктәпләрендә белем ала. Йомагуҗа урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел Йомагуҗа районы үзәк хастаханәсе амбулаториясендә эшләгән. Салават медицина училищесын, «Журналистика» белгечлеге буенча Үзәк комсомол мәктәбен (1959) тәмамлаган[2].

1953―1956 елларда Мәләвез районының Әбит, Түбән Таш, Әлемгол авыллары мәктәпләрендә балалар укыта.

1958―1959 елларда «Совет Башкортстаны» газетасы хезмәткәре.

1959―1993 елларда «Йәншишмә» газетасында эшли.

2021 елның 20 маенда Уфада вафат.

Иҗаты үзгәртү

Балалар шигърияте өлкәсендә иҗат итә. Шигырьләре республика газеталарында еш басыла. 1962 елда Башкортстан китап нәшриятында «Чәчәк ата гөлләрем» исемле беренче китабы чыга. 1994 елда БР Язучылар берлегенә кабул ителә[2]. «Күчтәнәч» (1966), «Кем гаепле?» (1975), «Хат яза беләм» (1983) һ. б. шигъри җыентыкларында хезмәткә, тәбигатьнең һәм тормышның матурлыгына дан җырлый.

Китаплары үзгәртү

  • Күчтәнәч. — Уфа, 1966.
  • Кем гаепле? — Уфа, 1975.
  • Хат яза беләм. — Уфа, 1983.
  • Гали бабай бакчасы: әкиятләр. — Уфа, 1986.
  • Дуслык утравы: хикәяләр, тәрҗемәләр, инсценировкалар һәм әкиятләр. — Уфа, 2006.

Мактаулы исеме үзгәртү

  • 1986 ― БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Хәтер үзгәртү

Күгәрчен районының Йомахуҗа урта мәктәбе музеенда Әлфинур Вахитовага багышланган почмак бар. Анда шагыйрәнең имзасы куелган китаплары саклана[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү