Әлмира Биккулова

Биккулова Әлмира Талха кызы (22 октябрь 1929 ел — 22 сентябрь 2013 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Химия фәннәре докторы (1991), профессор (1995). Россия Табигый фәннәр академиясе академигы һәм Президиум әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы. 1996-2013 елларда «Күп милләтле Санкт‑Петербург» язучылар берлеге рәисе, 1995-2013 елларда Санкт‑Петербургтагы Башкорт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Салават Юлаев ордены кавалеры (2009).

Әлмира Биккулова
Туган 22 октябрь 1929(1929-10-22)
Куергазы районы
Үлгән 22 сентябрь 2013(2013-09-22)[1] (83 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Әлмира Талха кызы Биккулова 1929 елның 22 октябрендә БАССРның Стәрлетамак кантоны Калта авылында укытучы гаиләсендә туган.

Галим 2013 елның 22 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә вафат була.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Әлмира Биккулованың фәнни хезмәтләре тиопиразолонларны синтезлау һәм җитештерү технологиясен эшләүгә, аларның төрле металлар белән төрле лигандлы координацион берләшмәләрнең структур төзелешләрен һәм үзенчәлекләрен тикшерүгә, аларны аналитик химиядә, медицинада, авыл хужалыгында (вируслы һәм гөмбәле авыруларга каршы препаратлар, тәэсир итү көче озайтылган капсулалы микроашламалар) куллануны өйрәнүгә багышланган.

Әлмира Талха кызы Биккулова 200дән картык фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы.

Әдәби иҗаты үзгәртү

«Могҗизалы химия» дигән китабы белән башкорт фәнни-популяр балалар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертте. Шигырь, поэмалары гражданлык лирикасы традицияләрен дәвам итә.

Китаплары үзгәртү

  1. Могҗизалы химия . — Уфа, 1994.
  2. Биоэлементология. — СП, 1991 (автордаш).
  3. Таңгы тамчылар. — Уфа, 1998;
  4. Салават Юлаев. — 2002;
  5. Робагыят. — 2003.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

 

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү