Әлгул (гарәп. رأس الغولрә’с әл-ғул — «Горгонаның башы»[1]; Персей β, Персей бетасы , β Per) — Персей йолдызлыгының тотылышлы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12m дән +3,39m га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу катлаулы йолдыз Җирдән 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әлгул сыман куш йолдызның яктыртучанлыгы үзгәрүе

Йолдыз системасы үзгәртү

Әлгул — өчле йолдыз. Әлгул A һәм Әлгул B тыгыз куш системаны тәшкил итәләр. Аралык 0,062 а.б. (ҖирКояш ераклыгыннан 16 тапкыр кимрәк) тәшкил итә. Өченче йолдыз Әлгул C куш йолдыз тирәсендә масса үзәгеннән 2,69 а.б. ераклыкта 681 көн (1,86 ел) эчендә әйләнеп чыга. Системаның гомуми массасы 5,8 Кояшныкына тигез. Әгъзалар массаларының нисбәте якынча 4,5 : 1 : 2.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәэс — баш; гул — курыкканда күзгә күренә торган әйберләр. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.