Әйләнчек коңгызлар

Әйләнче́к коңгызла́р (Gyrinidae) - ерткычлар асотрядыннан коңгызлар семьялыгы. 800 дән артык төре бар, Татарстанда 4 төре билгеле. Кара аяклы (Gyrinus marinus Gill) һәм сары аяклы (G. natator L.) әйләнчек коңгызлар киң таралган.

Зурлыгы 4-7 мм, кара төстә, гадәттә, өсте нык ялтырый, канат өслекләренең очы тупасланган. Алгы аяклары озын, эләктереп ала торган, уртадагылары һәм арттагылары йөзүгә җайлашкан. Күзләре баш чыгымы белән бүленгән. Өстәгесе һавада күрү, астагысы су астында күрү өчен хезмәт итә. Җыелган һәм ага торган сулыкларда яшиләр. Бөҗәкләр арасында иң әйбәт йөзүчеләр. Еш кына су өслеге буенча тиз әйләнеп һәм боргаланып йөзәләр (исеме шуннан алынган), куркыныч янаганда чумалар. Ерткычлар. Вак бөҗәкләр һ.б. умырткасызлар белән тукланалар. Личинкасы нәзек һәм озынча, озынлыгы 14 мм га кадәр, саңаклары белән сулый, су төбендә яки үсемлекләр арасында суда үсә, ерткыч. Сулык ярындагы дымлы туфракта курчакка әверелә.

Чыганаклар үзгәртү