Үрнәк (колхоз, Иске Кормаш)

“ҮРНӘК” КОЛХОЗЫ 1945-87 ЕЛЛАРДА


           Бөек Ватан сугышы төгәлләнә. Ирләрнең исән калганнары туган авылларына кайта. Сугыш елларында бөтен авырлыкны үз җилкәсендә тарткан хатын-кызларбераз тын алалар. Сугыш елларында җимерелгән, ташландык хәлгә килгән хуҗалыкны торгызу, аякка бастыру чоры башлана. Бу авыр чорда “Үрнәк” колхозы белән Тарих битләреннән М.Латипов, А.Башаров, З.Гаптуллин, Г.Садриевлар җитәкчелек итәләр.

   1950 елда “Дамир” (Яңа Балтач), “Коминтерн” (Кыркаентүбә), “Альянс” (Шәбезбаш), “Эскадрон” (Иске Балтач) колхозлары “Үрнәк” колхозы белән берләшәләр. Эреләндерелгән колхозның председателе итеп Мехәмәтдин Латипов сайлана һәм 1954 елга кадәр җитәкчелек итә.

  Сугыш чоры авырлыклары җиңелә баралар. Төзелеш эшләре җайлана. 1953 елда колхозда 4 сыерлар торагы, 2 бозаулар торагы, дуңгызлар һәм сарыклар тораклары төзелә. Автомашиналар өчен гараж, умарталык, бәрәңге подвалы һ.б. булдырыла.

  Әлегә колхозның күрсәткечләре мактанырлык булмый. 1952 елга колхозда 365 савым сыеры булып, һәр сыердан бары тик 819 кг гына сөт савыла. Бөртекле ашлык җитештерү һәр га дан 7,59 ц тәшкил итә.

  1950 елларның икенче яртысыннан колхоз күтәрелеш чоры кичерә. Моны түбәндәге саннар раслый. Колхоз 1956 елда 554 ц ит, 2069 ц сөт 19 ц бал җитештергән була һәм дәүләткә сата. Бер га дан уңыш алу 16 ц га җитә.

  Сөт саву күрсәткечләре тагын да куанычлы: ул 1952 елдагы 819 кг урынына, 1966 елда  2053 кг була. Колхозның экономикасы ныгый,үзенең ирекле акчасы булдырыла, ул миллионер колхозлар сафына баса. Бу үз чиратында колхозда төзелеш эшләрен алып барырга, техника сатып алырга мөмкинлек бирә. 1958 елда авыл хуҗалыгы машиналары колхозга сатып бирелә. 1961 елга “Үрнәк” колхозында 10 автомашина һәм башка техникалар була. 1956 елда 18 га лы алма бакчасы булдырыла. 1957 елда колхоз агрономы З.Галиевтан 22 баш куян сатып алына һәм куян фермасы оештырыла.Ферма оешкан елда 16 ц , икенче елда 34 ц куян ите дәүләткә сатыла.

  Колхозчыларның хезмәт күрсәткечләре дә куанычлы. 1961 елда ГАЗ-51, ЗИС-5 машиналарында эшләүче шоферлар Билалов Т. 38742, Лотфуллин К. 33600, Гайнуллин В. 29184 т. Км юл үтәләр. Савымчылардан Хуҗина Б.2808 кг, Галиева Ә.2726 кг сөт савып шул елларда ук 3000 кг чикләренә якынлашалар. Комбайнчылар Нуртдинов Г., Фатхиев М., 1959 елда ук 6653,5597 ц ашлык суктырып алалар. Ә тракторчылардан Салахов Зөфәр С-80 тракторында 1961 елда 2054 га җир эшкәртә.1951 елда колхозларның эреләндерелү барган чорда “Кызылармеец” колхозы (Чат авылы) ,”Комунар” колхозы (Чынык) белән берләшә. 1958 елда “Крупская” колхозы (Яңа Кормаш) белән берләшә, ә 1963 елда “Круская” дан аерылып “Үрнәк” колхозына берләшә.1959-73 елларда колхозга Гибадуллин Гали җитәкчелек итә. Бу чорда колхоз районда алдынгы колхозларның берсе була.  1967 елда , районда беренчеләрдән булып культура йорты, ә аннан соң колхоз идарәсе бинасы төзелә.Моннан соңгы елларда колхоз элек яулаган үрләреннән чигенә. Дәүләткә зур бурычлы колхозга әйләнә.2007 елда “Үрнәк” хуҗалыгы  “Чишмә-су” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә; соңгысы 2009 елда “Әнәк” агрофермасының Кормаш бүлекчәсенә әверелә.