Үмәр Мәүлиханов (рус. Умяр Мавлиханов) – СССРның данлыклы спортсмен-кылыччысы. Атказанган спорт остасы (1964). РСФСР атказанган тренеры (1975).

Үмәр Мәүлиханов
Туган телдә исем Мәүлиханов Үмәр Абдулла улы
Туган 24 сентябрь 1937(1937-09-24)
Мәскәү
Үлгән 14 июль 1999(1999-07-14) (61 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Бутовское кладбище[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре фехтование (кылыч)
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре атказанган спорт остасы (1964)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елда Мәскәүдә дөньяга килә. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Мәдәнә авылыннан күчеп килгәннәр.

1958 елдан алып 1968 елга кадәр СССР җыелма командасында. Рим Олимпия уеннарында катнашучы. Токиодагы һәм Мехикодагы уеннарда команда турнирында җиңүче. 1964 еллар уеннарында шәхси турнирда бронза медаль иясе.

Шулай ук команда турнирында 1965, 1967, 1969 елларда Дөнья чемпионы, 1958, 1961, 1963, 1966 елларда көмеш призер, 1959, 1962 елларда бронза иясе. 1967, 1968, 1970 елларда ЦСКА составында Европа кубогы иясе. 1963, 1967, 1968 елларда шәхси һәм команда турнирларында СССР чемпионы.

1975 елда Мәскәү җиңел сәнәгатьнең технологик инстиуттын тәмамлый.

1999 елның августында Мәскәүдә, диабет авыруыннан дөнья куя.

Әдәбиятта үзгәртү

Контрапункт», Татьяна Любецкая. Роман

Чыганак үзгәртү