Үкәк, урта гасырдагы (XIIIXIV гасырлар) Алтын Урда шәһәре. Хәзерге Сарытау шәһәре янәшәсендә, Увековка елгасы тамагында урнашкан булган, XIV гасыр башларында мөһим сәүдә һәм сәясәт үзәге. Үкәктә акча сугу йорты булуы мәгълүм.

Алтын Урда 14 гасырда

1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Сарай, мәчет, йорт, һөнәрче остаханәләре калдыклары сакланган.