Үзәк мәчет (Әстерхан)

Үзәк мәчет (Ваһап мәчете, Кызыл мәчет, Казан мәчете, Гыйлән сараеның 9 нчы мәчете) — Әстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет.

Мәчет
Үзәк мәчет
Ил Россия
Урнашу урыны Әстерхан
Дин ислам
Бина төре мәчет

Тарихы үзгәртү

Үзәк таш мәчетне XIX гасыр ахырында 1898 елда татар мулласы һәм суфый шәех Абдул Ваһап Алиев төзи башлаган. Тик акча җитмәү сәбәпле ул сәүдәгәр Шакир Казаковтан финанс ярдәм алырга мәҗбүр була. Мәчет 1898 елда ачыла. Аның архитектурасының характерлы элементы булып үзәк керү өстендәге манара тора. Мәчет берьюлы ике исем алып тора. Казан мәчете дигән исем аның Казан шәһәрендәге мәчетләрг кебек мәһабәт булганнан биирелә, Ваһап мәчете (яисә Ваххаб-мәчет) — төзелешне башлаган мулла Ваһапов исеменә бирелә. Мәчет каршында «Ваххабия» мәдрәсәсе ачыла, анда татар һәм казах яшьләре вәкилләре белем алган.

Мәчет 1900 елда мәхәллә халкын 600 ир-ат һәм 299 хатын-кыз тәшкил иткән. Мәчетнең мулласы булып татар Фәйзулла Фәтхуллин торган.

Гыйлән сараеның 9 нчы мәчете дигән рәсми рәвештә атамасы Гыйлән бистәсенән, Иран Гыйләненнән килгән фарсылар яшәгән тарихи кварталдан килеп чыккан. Биредә гилән татарлары — фарсылар һәм татарлардан чыккан халык яшәгән. Бүген мәчетне шулай ук 1-нче мәчет, Җәмигъ, Кызыл мәчет дип тә атыйлар.


Совет чорында 9-нчы номерлы мәчет Әстерхандагы ике мәчетнең берсе була. Аны 1941 елда гына ябалар — биналарны һөнәр училищесына тапшыралар, ә 1950 елда мәчетне дин тотучыларга кайтаралар. Әстерханның Казан урамындагы 62 йорт адресы буенча урнашкан.

1993 елдан башлап аны яңадан торгызу башлана. Бүгенге көндә мәчетнең мәхәлләсен, нигездә, Кавказдан чыккан кешеләр тәшкил итә: аварлар, даргиннар, лаклар, лезгиннар, әзербайҗан-сөнниләр, ләкин татарлар, ногайлар һәм казакълар да бар. Аның заманча Кавказ мәчете дигән исеме дә шуннан чыккан.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү