Җәфәр Кафар улы Җаббарлы, совет чыганакларында Җабарлы (әзери. جعفر جبارلی, Cəfər Qafar oğlu Cabbarlı; 1899 елның 20 марты, Хызы1934 елның 31 декабре, Бакы) — Азәрбайҗан драматургы, шагыйрь, театр куючы һәм сценарист. Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1933), Азәрбайҗан драматургиясендә социалистик реализмны башлаучы. Әдәби энциклопедиядә Җаббарлы төрки язучысы дип атала[2].

Җәфәр Җаббарлы
Туган телдә исем әзери. Cəfər Cabbarlı
Туган 20 март 1899(1899-03-20)[1]
Xızı, Кубинский уезд[d], Бакы гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 31 декабрь 1934(1934-12-31)[1] (35 яшь)
Бакы, СССР
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы, сценаричы, драматург
Балалар Aydın Cabbarlı[d] һәм Gülarə Cabbarlı[d]

 Җәфәр Җаббарлы Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Җәфәр Кафар оглы Җаббарлы 1899 елның 20 мартында Хызы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1902 елда әтисе үлгәннән соң өч яшьлек Җәфәр Җаббарлы гаиләсе Бакыга күчә. Тарих фәннәре кандидаты Нуридә Гулиева сүзләренчә, Җаббарлы тат булган[3]. Үз гаиләсе өчен тат телендә әкиятләр һәм шигырьләр язган.

Җәфәр Коръәнне өйрәнү белән шөгыльләнә, шуннан соң ул Бадал-бәк мәктәбенә керә. Бу мәктәптә аны Микаил Мөшфигнең әтисе, Мирза Гадир Исмаилзадә укыта. Аны мәктәптән куып чыгаргач, Җәфәр рус-татар мәктәбендә белем ала. Анда аны Сөләйман Сани Ахундов һәм Абдулла Шаиг укыталар[4].

 
Басып торалар (сулдан уңга): Асаф Зәйналы, Сөләйман Рөстәм, Рәсүл Рза, Җәфәр Җаббарлы, Әфрасияб Бәдәлбәйли. Утыралар (сулдан): Антон Маилян, Әбдүрраһим Ахвердов, Гибо Корнелли, Рзагулу Нәҗәфов.

Соңрак, Исә-бәк Ашурбәков ярдәме белән Политехника мәктәбенең Электромеханика бүлегенә керә. Бу вакытта Җәфәр Җәббарлы үзенең беренче шигырьләрен «Бабайи-Әмир», «Молла Нәсреддин», «Мәктәп» журналларында бастыра. Бу шигырьләр «Qəyyur-əyyar», «Şəbrəng-əyyar» тәхәллүсләре астында басыла[5]. Азәрбайҗан Демократик Республикасы чорында Җәфәр Җәббарлы дәүләт стенографы булып эшли. 1919 елдан «Мөсават» партиясе әгъзасы, соңрак Мөсават яшеренлеге әгъзасы була[6].

1920 елда ул Азәрбайҗан дәүләт университетына медицина факультетына укырга керә, әмма медицинага кызыксыну булмау сәбәпле, тиздән көнчыгышны өйрәнү факультетына күчә. Бер үк вакытта ул Бакыда Төрки эш театры каршындагы драма түгәрәгенә йөри[7]. 1929 елда Азәрбайҗан дәүләт университетын тәмамлый.

1915 елдан басыла башлый. Җаббарлының башлангыч сатирик шигырьләре һәм хикәяләре социаль тигезсезлеккә, хатын-кызларның хокуксызлыгына һәм артта калуына каршы юнәлдерелгән. 1916 елда Җәфәр Җәббарлы «Насреддин-шах» тарихи драмасын яза, анда Ирандагы феодаль деспотияне фаш итә. Язучының «Айдын» (1922) һәм «Октай Эль-улы» (1923) пьесалары кырыс реалистик манера, җирле буржуазиянең реакцион асылын сурәтли. 1923—1924 елларда «Кыз манарасы» поэмасын яза, аның нигезендә феодаль Көнчыгыш хатын-кызының фаҗигале язмышы турында риваять ята. 1927 елда азатлык күтәрелешнең легендар йөзе, ислам диненә һәм феодаль кимсетүгә каршы килүче Бабек турында «Ут кәләше» дигән тарихи фаҗиганы яза. 1931 елда Җәфәр Җәббарлы «1905 елда» пьесасын яза, анда Кавказ аръягында беренче рус революциясе чорында «татар» (азәрбайҗан) һәм әрмән арасындагы бәрелешләрнең торышын күрсәтә.

Җаббарлы — Р. М. Глиэрның «Шахсенем» операсының 2 нче редакциясе либреттосы һәм күп кенә киносценарийлар авторы. Тәрҗемәче дә була. У. Шекспир, Ф.Шиллер, П. Бомарше, Л. Н. Толстой, М. Горький һәм башка күп кенә рус һәм Европа классикларының әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә итә.

Җәфәр Җәббарлы 35 яшендә йөрәк җитешсезлегеннән үлә.

Әдәбият һәм театр үзгәртү

 
Бакыда Җаббарлыны җирләү

Җаббарлы кечкенәдән шигырьләр яза башлый. Соңгы мәгълүматларга караганда, аның башлангыч шигырьләренең берсе 1911 елда Азәрбайҗанның «Хагигат һәм Афкар» газетасында басылып чыккан. Алдагы елларда ул егермедән артык пьеса, шулай ук шигырьләр, очерклар, хикәяләр һәм мәкаләләр яза. Аның хезмәтенә 1920 еллар советлаштыруы, коммунизм һәм тигез хокуклылык, хезмәт, мәгариф, интернационализм идеяләрен пропагандалау, хатын-кызлар бәйсезлеге, мәдәни үзгәрешләр һ. б. йогынты ясый. Җаббарлы азәрбайҗан җәмгыятенең өстенлекле булмаган катламнарына Европа театры һәм драматургия традицияләрен җиткерә. 1925—1926 елларда Азәрбайҗанның дәүләт драма театрында азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән һәм куелган «Гамлет» (Уильям Шекспир) аның зур өлеш керткән хезмәтләренең берсе. Тамашалар вакытында Җәфәр Җаббарлы спектакль турында кешеләрнең фикерен белү өчен зал буйлап йөргән. «Ут кәләше» әсәре аның бик күп хезмәт куйган әсәре. Бер монолог өстендә генә дә ул өч көн эшләгән. Чадра төшерү кампаниясе вакытында ул «Севиль» әсәрен язган. Чадрада килгән күп кенә хатын-кызлар тамаша тәмамланганнан соң өйләренә аннан башка кайтып киткәннәр[8].

1934 елда Совет язучыларының беренче съезды эшендә катнаша, анда ССРБ Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.

Кино үзгәртү

Җәфәр Җаббарлы Азәрбайҗанның киносценаристлар мәктәбенә нигез салучы булып санала. Аның ике пьесасы — «Севиль» һәм «Алмаз» пьесалары буенча 1929 һәм 1936 елларда фильмнар төшерелә. Ике фильмның да нигезендә хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш һәм традицион гендер тигезсезлеген бозу темасы ята.

Хәтер үзгәртү

 
Җәфәр Җаббарлының тууына 100 ел тулуга багышланган марка

Җаббарлы исеме бирелә:

  • Ереван Азәрбайҗан драма театры (1930 нчы еллар)
  • «Азәрбайҗанфильм» дәүләт кино студиясе (1960)
  • Гәнҗәдәге драма театры
  • Азәрбайҗан дәүләт театр музее
  • Республика яшьләр китапханәсе
  • Бакыдагы урам һәм метро станциясе аның исемен йөртә
  • 1969 елда композитор Рауф Хаҗиев музыкаль поэманы Җаббарлы истәлегенә багышлый

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Джаббарлы в Литературной энциклопедии. әлеге чыганактан 2015-04-28 архивланды. 2015-05-04 тикшерелгән.
  3. Таты Азербайджана // Международный азербайджанский журнал «IRS-Наследие». Нурида Гулиева, кандидат исторических наук.
  4. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 73
  5. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 74
  6. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 75
  7. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 74
  8. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 76

Сылтамалар үзгәртү