Җырлыйк әле

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең тапшыруы

Җырлыйк әле«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең тапшыруы. Тапшыруны музыкаль һәм әдәби тапшыруларның баш редакциясе әзерли.

Җырлыйк әле

Режиссёр

Гүзәл Вәлиәхмәтова

Алып баручы

Азат Кәримов һәм Алинә Кәримова

Ил

Россия байрагы Россия Федерациясе

Тел

татар теле

Төшерү урыны

Татарстан

Алып бару
Канал

Татарстан - Яңа гасыр

Ссылки
Рәсми сайт

Тапшыруның авторы һәм мөхәррире Нәҗип Бәдретдинов.
баш редакторы Зөлфия Әсәдуллина
режиссеры Гүзәл Вәлиәхмәтова.
Алып баручылары:

Тапшыру концерт-конкурс формасында уза, катнашучылар татар халык җырларын һәм заманча җырларны башкаруда ярыша.

Тарих үзгәртү

Тапшыру беренче тапкыр эфирга 2000 елның 26 ноябрендә чыкты. Аның беренче варианты музыкаль табышмак һәм ребуслардан гыйбарәт иде. Уенчыларның авторларны белмәве, репертуарлары чикле булуы тапшыру саен бер үк җырларның кабатлануына китерде. 2004 елдан бу тапшыру концерт-конкурс формасында дәвам итте.

Ябылу куркынычы үзгәртү

2024 елның март ахырында тапшыруның соңгы чыгарылышы күрсәтелгән. Бу хакта тапшыруның авторы һәм җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов белдерү белән чыккан. Тапшыруның ябылу сәбәбен ул «минем фикеремнең каналның музыкаль сәясәтенә капма-каршы булуында» дип атаган. Ул тапшыруның финанс кыенлыклар күрүен дә белдергән (бер тапшыру әзерләү өчен 20 мең сум бүленә торган булган). Акчасызлык аркасында Бәдретдинов командасының күп кенә әгъзалары (югары белемле музыкантлар) проекттан киткән. «Җырлыйк әле» авторы ТНВ җитәкчелегеннән программаны, декорацияләрне һәм башкаларны үстерүгә кайбер акчалар кертүне сорый, ә җавап итеп аңа бу максатлар өчен спонсорлар табарга тәкъдим итәләр. ТНВ җитәкчелеге (Илшат Әминов, ТНВ башкарма директоры Лилия Кадыйрова) «тапшыру ябылмаячак» дип белдергән. Әмма җитәкчелек соңгы вакытта түбән рейтингларга да, искергән форматка да зарлана. Тапшыру Бәдретдиновсыз һәм, бәлки, башка исем белән кире кайтыр[2].

  «Җырлыйк әле» халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру иде. Аның максаты — радио-телевидение өчен неформат булган музыкаль ядкәрләребезне яңгырату, сәнгать әсәрләре аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләү[2]
 

:

Тапшыруның роле үзгәртү

 
Нәҗип Бәдретдинов - тапшыруның авторы

“Җырлыйк әле” җиңел карала торган күңел ачу тапшыруы, тик шулай да аның тәрбияви функциясе дә зур. Бүгенге көндә татарны, милләт итеп саклаган төп чараларның берсе – ул татар җыры. Тик татар җыры дип, тел белмәгән авторлар чыгарган рус һәм чит ил популяр музыкасын хәтерләткән мескен, зәгыйфь пародияләр түгел, ә милли үзенчәлеге булган, халкыбызга, туган җиребезгә, татарга гына хас булган тыйнаклыкка һәм саф мәхәббәткә дан җарлаган әсәрләрне генә атарга мөмкин. Ә андыйларны фәкать татар рухында тәрбияләнгән һәм милли горурлыгы булган шәхесләр генә иҗат итә ала. “Җырлыйк әле”нең башкаручылары гади хезмәт ияләре. Шуңа күрә дә тапшыруда радио-телевидение аша көн-төн әйләндергән җырлар түгел, ә фәкать халык күңеленә барып җиткән җырлар гына яңгырый. Шуңа күрә дә аның популярлыгы көннән-көн арта гына бара. Нәкъ шундый әсәрләрне пропагандалау максаты белән “Җырлыйк әле” тапшыруы сәнгать һәм музыка уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли, чөнки анда укучылар татар музыкасының классик үрнәкләре булган җырларны алып киләләр.

Республикабыз районнарында яшәүче үзешчәннәр “Җырлыйк әле”не иҗади отчет итеп кабул итәләр. Аларның чыгышлары туган якларына дан җырлау һәм шул төбәктә яшәүче авторларның иҗатына нигезләнә. Ә чит төбәктә яшәүче милләтәшләребез үзенчәлекле җырлары белән генә түгел, ә безгә таныш булган җырларны яңача башкарулары белән тамашачыда кызыксыну уята.

 
Айдар Фәйзрахманов

Соңгы елларда төрле һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәмнәрен безнең тапшыру кысаларында билгеләп үтүләре матур традициягә әйләнде. Мисал итеп Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләре, нефтехимия өлкәсендә эшләүчеләр, урман хуҗалыгы, “Татэнерго” берләшмәсе, Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырылган тапшыруларны әйтергә мөмкин. Мондый тапшыруларны халык иҗат төркеменең гади хезмәт кешесенә ихтирамы дип кабул итә.

Бүгенге көндә “Җырлыйк әле” күпкырлы иҗади юнәлештә эшли. Бу тапшыру кысаларында халык җырчылары белән генә түгел, ә аерым авторларның иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин. Соңгы елда гына да шагыйрьләр Мансур Шиһапов, Разил Вәлиев, композиторлар Мәсгут Имашев, Т.Вәлиев, Ганс Сәйфуллин, И.Хисматуллин һәм башка авторларның әсәрләренә нигезләнгән тапшырулар халыкта зур кызыксыну уятты.

“Җырлыйк әле” ул халык иҗатының иҗади лабораториясе дип әйтергә мөмкин. Килгән башкаручыларның репертуарына, башкару осталыгына карап, теге яки бу районда житәкчелекнең сәнгаткә карата булган игътибары ни дәрәжәдә икәнен чамаларга мөмкин. Ә балалар белән оештырылган тапшырулар бу төбәктә эстетик музыкаль тәрбиянең нихәлдә икәнең ялгышсыз әйтеп бирә.

Конкурс шартлары үзгәртү

  1. Үзегез яшәгән төбәк, андагы халыкның тормышы, көнкүреше, танылган шәхесләре турында 2-3 минутлык чыгыш-визитка (шигъри формада да булырга мөмкин);
  2. Туган як турында җыр (әсәр үзегез яшәгән төбәк турында булса тагын да отышлырак);
  3. Татар халык җырын башкару. (озын көйләр башкаручыларга өстенлек бирелә);
  4. Ретро җыр (узган гасырның 80 нче елларына кадәр иҗат ителгән әсәрләрне башкару);
  5. Караокега кушылып җырлау (алдан сайланган җыр төркем белән башкарыла, шуңа да күп кеше белгән популяр җыр башкару уңышлырак булачак).

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү