Җыерчалы гөмбәләр

Җыерчалы́ гөмбәлә́р (Morchella) - җыерчалылар гаиләлегеннән гөмбәләр ыругы. 15 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Австралиядә таралган. Татарстан территориясендә 2 төре: чын җыерчалы гөмбәләр (M. esculenta) һәм конуссыман җыерчалы гөмбәләр (M. conica) үсә.

Апрель-май айларында, яфраклы, ылыслы һәм катнаш урманнарда, известькә бай уңдырышлы туфракта күренә башлый. Комлы, мүкле урыннарда, урман буйларында, юл читләрендә, кисентеләрдә еш очрый. Чын җыерчалы гөмбәләр берәрләп үсә. Эшләпәсе саргылт-көрәннән көрән төскә кадәр, йомыркасыман формада, читләре төбенә ябышкан була. 3-6 см биеклектә, бормалы-җыерчалы, күзәнәкчел («җыерчыклы»). Сабы куыш, буразналы. Йомшагы балавызсыман, ак, йомшак, ватылучан, тәме һәм хуш исе бар. Споралы порошогы саргылт. Споралары эллипссыман, шома.

Конуссыман җыерчалы гөмбәләр берәрләп яки төркем булып үсә. Чын җыерчалы гөмбәләрдән конуссыман җыерчалы гөмбәләр озынча эшләпәсе белән аерыла, биеклеге 5-10 см, челтәрсыман өслекле. Эшләпәсе зәйтүн төсеннән коңгырт-көрәнгә кадәр. Сабы аксыл, куыш, ончыл кунык белән капланган.

Пешергәннән соң ашарга яраклы.

Чыганаклар үзгәртү