Җир борчалары́ (Chrysomelidae) - яфрагашар коңгызлар ассемьялыгы. Арткы аяклары сикерү өчен җайлашкан вак коңгызлар (1-5 мм). 5 меңгә якын төре билгеле, Татарстанда 60 лап төре бар. Төрле биотоплар - болын, урман, агроценозларда яшиләр. Үсемлек белән тукланалар. Олы борчалар яфракны кимереп тишәләр һәм үсү ноктасын юк итәләр. Куркыныч янаганда җир өслегендә яшеренәләр.

Үсемлек калдыклары астында яки туфракта кышлыйлар, язын үсемлек шытымнарына җыелалар. Личинкалары суалчансыман, сары, туфракта яки сабак эчендә үсә. Күп кенә төрләре яшелчә һәм басу культураларына зур зыян сала. Аксыл аяклы, уемлы, дулкынсыман борчалар әвернә чәчәклеләрдә яши. Зур сабак, гади сабак, иген сабагы борчалары, гадәттә, кыяклыларда була. Чөгендердә - гади чөгендер борчасы һәм көньяк чөгендер борчасы, бәрәңге һәм томатта - бәрәңге, киндер һәм колмакта киндер борчалары очрый. Җир борчаларына каршы көрәштә көздән кырларны тирән итеп сөрү, чәчү алдыннан орлыкларны һәм шытымнарны бөҗәк үтергечләр белән эшкәртү чаралары кулланыла.

Чыганаклар үзгәртү