Җидесу (рус. Семиречье, каз. Жетісу)  — Урта Азиядәге тарихи һәм географик өлкә. Үз атамасын Балхаш күленә коючы елгалардан алган. Төньяктан Балхаш күле, көньяктан Тянь-Шань сыртлары, көньяк-көнчыгышта Җидесу Алатавы белән чикләнгән. Исем Или, Каратал, Биен, Аксу, Лепси, Баскан, Сарканд елгалары буенча.

Җидесу өлкәсе XX гасырда.

Җамбыл Җабай улы (каз. Жамбыл Жабайұлы, (28 февраль 1846, Җамбыл тавы, Җамбыл өлкәсе-22 июнь 1945, Алматы) – казакъ халык шигъриятендә танылган шәхес, шигырь әйтеп сөйләүче үзенчәлекле оратор, җырау, җырчы.

Мохтар Әвәзов буенча Җидесу җире казакъ халкының сәнгать тормышында зур роль уйный, ул "сәнгать Җидесуда биеклеккә күтәрелгән", “казакъ халкында үсеш алган халык авыз сәнгате XIX гасырдан бирле башка җирләрдә кими бара, ул хәзер Җидесуда һәм көньяк төбәкләрдә тупланган”.[1] дип яза.

Моңа тарихи сәбәпләр бар иде. Беренчедән, Россия империясе колониаль кулы бу җиргә нык җитмәгән. Икенчедән, бу махсус гореф-гадәтле төбәк. Җидесуда бөек Абай Кунабаев, Биржан, Шашубай кебек шагыйрьләр яшәгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. [“Қазақ халқында ерекше дамыған айтыс өнері ХІХ ғасырдан бергі жерде өзге жерлерде саябырсып, Жетісу, оңтүстік өлкелерінде шоғырлана бастайды”]