Җен (гарәп. جن‎ «иҗтинан» - «күренмәс») - исламда һәм исламга чаклы да - чиста уттан яратылган һәм кешегә хас булган 5 төп сиземләүсез, кешелек белән кисешмәүче дөньяда яшәүче затлар. Җеннәр кешеләргә кадәр барлыкка килгәннәр һәм алар шикелле үк иманлы/имансыз була алалар.

Җен сурәтләнгән Борынгы Әссүрия en таш рельефы


« …һәм утлы ялкыннан җеннәрне яратты.
»

Җеннәр Коръәндә искә генә алынып калмыйлар, ә Коръәннең хәтта «Җен» исемле аерым сүрәсе дә бар. Христианлык Люциферны фәрештә-херувим дисә, Ислам Иблисне җен ди.

Җеннәр кешелек белән кисешмәүче дөньяда яшиләр - туалар, өйләнешәләр, үрчиләр, үләләр һәм кыямәт көнендә кире торгызылачаклар. Алар арасында Аллаһы Тәгаләгә ышанучылары да ышанмаучылары да бар. Көч-куәттә алар кешеләрдән күпкә өстен.[чыганагы?]

Шулай ук карагыз үзгәртү