Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Җангали ханКасыйм һәм Казан ханлыкларының ханы. Шәехаулияр солтан улы, Шаһгали кардәше.

Җангали
Туган телдә исем Җангали
Туган 1516(1516)
Касыйм, Касыйм ханлыгы
Үлгән 25 сентябрь 1535(1535-09-25)
Иске Казан

1519 елда, Шаһгали Казанга киткәч, Василий III тарафыннан Касыйм ханлыгы идарәчесе булып билгеләнә. 1532 елда Мәскәү яклы Казан аксөякләре соравы белән Казанга идарә итәргә алына, ләкин чынбарлыкта аның идарәчелеге вакытында Булат Ширин һәм Гәүһәршат дәүләтне җитәкли.

1533 елда Сөембикәгә өйләнә. Василий III вафат булганнан соң тәхеттән куып чыгарыла. Иске Казанга сөргенгә җибәрелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү