Яһүд Искариот (яһүд. יהודה איש קריות, ʾîš-qərijjôt, Симон улы Яһүд) — христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе, утыз көмеш тәңкә хисабына аңа хыянәт иткән кеше.

Яһүд Искариот
Туган билгесез
Кериоф, Яһүдәя
Үлгән 30-еллар
Иерусалим
Үлем сәбәбе асып үтерү[d][1] һәм черепно-мозговая травма[d][2]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Иудея[d]
Һөнәре вәгазьче
Ата-ана
  • Симон (Шимун) (әти)

 Яһүд Искариот Викиҗыентыкта

Инҗилдәге тарихы үзгәртү

Башка апостоллар белән бергә чакта Яһүд акча эшләре өчен җаваплы булган. Соңрак Гайсә утыз көмеш тәңкә (сикль яки тетдрахма) хисабына хыянәт итә.

Гайсәгә тәрегә асып үтерергә дигән хөкем чыгарылгач, Яһүд, гөнаһ кылганын аңлап, тәүбә итә һәм 30 тәңкәне каһиннәргә кире кайтарып: «Гаепсез җанга хыянәт итеп, гөнаһлы булдым», - ди. Тегеләр исә аңа: «Безгә шуннан ни булган?» - диләр. Акчаны Гыйбадәтханәдә калдырып китеп, Яһүдә асылынып үлә (Маттай, 27:5).

Яһүд Искариот хыянәт кылгач һәм үз-үзен үтергәч, Гайсәнең укчылары Яһүд урынына башка апостолны сайлап куярга булалар. Ике намзәттән – Барнаба дип йөртелүче Йосыф һәм Матиастан – җирәбә буенча соңгысы сайлана. Бу турыда Апостолларның эшләре китабында хәбәр ителә.

Яһүднең исеме (татар телле әдәбиятта күбрәк Иуда буларак билгеле) хыянәтчеләрне атау өчен уртаклык исем буларак кулланыла башлый. Риваят буенча, аңа утыз тәңкә түләгәннәр, бу сумма хыянәтчегә тиешле әҗер символы буларак кулланыла. «Яһүднең үбешүе» исә иң югары дәрәҗәдә мәкерлекне белдерүче идиомага әверелә.

Оста телле Иоанн сурәтләве буенча, Яһүд, башка апостоллар кебек үк, могҗизалар кыла алган: җеннәрне куган, үлгәннәрне терелткән, авыруларны савыктырган. Әмма ул Күк патшалыгыннан мәхрүм калган.

Сылтамалар үзгәртү


  1. Маттай Л. εὐαγγέλιον κατὰ Μαθθαῖον
  2. Деяния святых апостолов