Яңа Чебенле

Көньяк Уралда татар авылы

Яңа ЧебенлеБашкортстанның Зиянчура районындагы татар авылы. Яңа Чебенле авыл советына керә (үзәге – Инәк совхозында). 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 593 кешенең яшәве мәгълүм.[2]

Яңа Чебенле
баш. Яңы Себенле
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Новочебенкинский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 593 (14 октябрь 2010)[1]
Почта индексы 453380
Карта

Тарихи сыйфатлама үзгәртү

Яманболак елгасы буенда Яңа Чебенле авылына 1840 елда хәзерге Ырынбур өлкәсендәге Үрге Чебенле һәм Түбән Чебенле кешеләре нигез сала. Исемнәре: Мөхәммәтрәхим, аның уллары Әбүбәкер, Усман, Гомәр.

Гани-бай Хөсәенов васыять акчасына биредә җәдитче мәктәп ачыла. Ул якын-тирә авыллары өчен югары үрнәкле уку йорты булып тора.

1924 елга кадәр – хәзерге Күгәрчен һәм Зиянчура районнарын колачлаган Бөрҗән-Кыпчак вулысы үзәге була. Хәзер биредә хәтта авыл советы идарәсе юк. Совет заманында Яңа Чебенле 4км арадагы Инәк совхозына буйсындырылган. Күп гаиләләр шунда күченгән (Инәкнең 26% халкы – татарлар, 28% - руслар, 42% башкортлар).

Демография үзгәртү

Яңа Чебенледә 1989 елда 595 кеше яши: ир-атлар – 288, хатын-кыз – 325; 2002 елда – 683: 325 һәм 358.

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[2]
683 666 593

Мәгариф үзгәртү

Чебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягъни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк.

Дин үзгәртү

Авыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин.

Танылган шәхесләр үзгәртү

  • Булат Ишемгул (Габдрахман Габдрахманов, 1900—1938), язучы.
  • Вадим Сафин (1933—2021), психология фәннәре кандидаты (1969), профессор (1990), БАССР атказанган укытучысы (1990), БР атказанган фән эшлеклесе (1993).

Икътисад үзгәртү

234 хуҗалыкта 716 эре мөгезле терлек, 23 ат, 642 кәҗә-сарык, 17 трактор, 110 җиңел машина, 8 йөк машина (2008 ел саннары).[4]

Авылда 2008 елдан башлап 1280 баш сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек фермасы төзелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү